13 март 2014 яңалыклары
-
Салым инспекциясендә –Ачык ишекләр көне
Шимбә һәм якшәмбе көнне, 14 һәм 15 мартта, территориаль салым хезмәте салым түләүчеләр - физик затлар өчен ишекләрен ача. Ачык ишекләр көнендә салым органы хезмәткәрләре физик затларга салым салу буенча кемгә һәм нинди срокларда декларация бирергә, салым взносларын ничек алырга һәм онлайн-сервистан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләячәкләр, дип хәбәр итте...
-
Лаеклы яшәү өчен тырышып эшлиләр
Узган атнада Заря поселогында мөһим вакыйга булып үтте. Халык белән очрашуга район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, район шифаханәсенең баш табибы Марат Йосыпов килде. Район үзәгеннән еракта урнашкан поселокның ничек яшәве, Саврушка елгасына тоташучы чишмәне төзекләндерү, шәхси ярдәмче хуҗалык хисабына поселокның үсүе, мәдәният учагы урынына җирле фермерның өен кулланып, бәйрәмнәрне ничек...
-
Актив хатын-кызларга – иң яхшы теләкләр
Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Чуаш автономиясе Кама аръягында яшәүче иң актив ханымнарны очрашуга чакырды. Түбән Кама, Әлмәт, Нурлат, Чирмешән, Чистай, Лениногорск, Алексеевск, Әлкидән район үзәгенә сиксәнгә якын ханым килде. Бәйрәмдә мәдәният эшлеклеләре дә бар иде. -Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң кайнар котлауларымны кабул итегез,-диде тантанада катнашкан район башлыгы Камил...
-
Ольга – дзюдода иң яхшысы
Казандагы спорт комплексында яшүсмерләр арасында дзюдо буенча сайлап алу ярышлары булып узды. Аксубай спортчысы Ольга Шугаева оста көрәшүе белән көндәшләренең берсенә дә шанс калдырмады һәм үзенең авырлык категориясендә ышанычлы рәвештә җиңүче исеменә лаек булды. Әлеге ярышларда иң көчле спорт мәктәпләре һәм клублары катнашты. Тренер Александр Скворцовның укучысы Ольга хәзер Татарстан...
-
Барыгыз да Спартакиадага
Шимбә көнне район үзәгендә Спартакиада үтәчәк. Оешма коллективлары милли көрәш, канат тарту, чаңгыда шуу, шахмат, мини-футбол һәм башка спорт төрләре буенча ярышачаклар. Спартакиада 9.30 сәгатьтә башланачак. Җыелу урыны - Ленин урамындагы үзәк мәйданда.