12 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Кармакка эләкмә
Өченчекөн республикада «Сак бул, мошенниклар!» акциясе старт алды. Төрле юньсез кешеләр безнең районда да еш булалар. Алардан, нигездә, өлкән кешеләр зыян күрә. Мошенниклар аларның ышанычын яулап, төрлечә алдыйлар. Шуңа күрә яшь кешеләр үзләренең олы яшьтәге әти-әниләре белән төрле дарулар, көнкүреш приборлары тәкъдим итүче таныш түгел кешеләр белән контактка кермәскә кирәклеге...
-
Ял зонасы булачак
Үткән атнада район үзәгендә Ленин урамын төзекләндерү эшенә керештеләр. Беренче ун квадрат метр җиргә брусчатка салынган инде. Бу - үзәк урамны һәм аңа терәлеп торган ике паркны матурлау эшенең башы гына. Киләчәктә монда яшел агачлар күләгәсендә ял итү урыны булачак.
-
Мактауга лаек кеше
Күп еллар эшләп район үсешенә зур өлеш керткән өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы Камил Гилманов тантаналы рәвештә Аксубай муниципаль район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллинга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган "Намуслы хезмәте өчен" медален, Фәрит Мөхәммәтшин имзасы куелган ТР Дәүләт Советы Рәхмәт Хатын һәм Аксубай муниципаль...
-
Вакытына өлгерәләр
Сентябрь-авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен елның иң тыгыз ае. Табигать биргән вакыт эчендә туфракны төп эшкәртү, көзге культураларны чәчү, силос салу, шикәр чөгендерен алу кебек эшләрне төгәлләп калырга кирәк. "Аксу Агро"да көзге эшләрне вакытында башкарып баралар. Агрофирманың барлык бүлекчәләрендә чәчү эшләре тәмамланган, инде урыны белән яшел уҗымнар шытып чыкканы күренә. Кукурузны...