10 июнь 2015 яңалыклары
-
Ял итәбез
Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле эш атнасы кыскарачак. Җомга, 12 июнь көнне ял итәбез. Шул рәвешле газетаның киләсе саны чәршәмбе, 17 июньдә чыга. Фото http://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAcQjRxqFQoTCInzx73ehMYCFSjDcgodqsUADQ&url=http%3A%2F%2Fvg-news.ru%2Fn%2F115069&ei=S_l3VcmhJaiGywOqi4No&bvm=bv.95277229,d.bGQ&psig=AFQjCNFI8lsWJAzKIvqNzF40Zr2ysPgNOQ&ust=1434012216222714 сайтыннан алынды
-
Бер гасырлык юбилей
Шимбә көнне Иске Кыязлы мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп уза. Иртән иртүк мәктәпкә кунаклар, чыгарылыш укучылары, ветеран-педагоглар агыла башлаячак. Аларны мәктәп, туган якны өйрәнү музее белән таныштырачаклар. Сәгать тугызда авыл мәдәният йортында тантаналы концерт программасы башлана, очрашу чәй табыны артында тәмамлана. Мәктәп тантанасыннан соң авыл халкын Сабантуй көтә.
-
“Президент белән бергә“
12 июньдә төп мәйданда Россия әләме символикасы белән тасмалар өләшенәчәк. Әлеге акцияне "Президент белән бергә" иҗтимагый берләшмә әгъзалары, Аксубай районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге үткәрә. Авыл мәдәният учакларында үзешчән артистлар катнашындагы концерт программалары белән бәйрәм чаралары уза. Район үзәгенең төп спорт мәйданында район башлыгы,...
-
Сабантуй – буыннар һәм халык бәйрәме
Аксубайда традицион бәйрәм - Сабантуй булып узды. Быел ул үзенең бай үзенчәлеге белән аерылып торды. Халыкның эшли дә, ял да итә белүе нәкъ менә Сабантуйда чагыла. ...Мәйдан өстенә курай моңы агылды. Бәйрәмне районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров дога укып ачып җибәрде һәм илгә-көнгә иминлек, уңышның мул булуын теләде. Мәйдан дуслар,...