8 декабрь 2015 яңалыклары
-
Чыршыны үз кулларың белән
Аксубай туган якны өйрәнү музеенда "Яңа ел гүзәле" бәйгесенә йомгак ясалды. Балаларның бәйгегә тәкъдим иткән кул эшләре белән музейның күргәзмә залы шыплап тулды. Урман гүзәлен ясау өчен балалар (әти- әниләре белән бергә) нинди генә чималдан файдаланмаганнар - кәгазь, агач, тукыма, фольга һ.б. Бәйгедә йөздән артык бала катнашты. Аларның алтын куллары,...
-
Нәниләргә бүләк
Район советы каршындагы Яшьләр парламенты активистлары Әниләр көненә "Иң яхшы әни" дип исемләнгән концерт әзерләделәр. Лиана Кудряшова, Алевтина Исаншина, Светлана Енизеркина һәм Юлия Еремеева аны Енорускино балалар бакчасына йөрүчеләргә тәкъдим иттеләр. Нәниләргә концерт бик ошады.
-
Пенсия фонды өйләр буйлап йөрми
Татарстанда үзләрен Пенсия фонды вәкиле итеп таныштырган, пенсия тупланмаларын теге яки бу дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерүне тәкъдим иткән очраклар бар. -Пенсия фонды вәкилләре өйләргә барып йөрмиләр, - дип кисәтә аксубайлыларны УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. - Безнең хезмәткәрләр пенсия тупланмаларын формалаштыру алымын сайлауны кешеләргә көчләп такмыйлар, граҗданнарны бары тик...