6 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әниләргә мәдхия
Әниләр көнендә Аксубай район Мәдәният йортында иң күркәм, иң җылы бәйрәм булып үтте. Аны залга һәм сәхнәгә йөгереп чыккан балалар ачты, күзләре шатлыктан очкынланган бәләкәчләр, тирә-юньне шат авазларга күмеп, күзләрне камаштырырдай шарлар очырдылар. -Әниләр көне - иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без иң якын һәм иң кадерле кешеләребез -...
-
Беренче слет
Яшьләр үзәгендә үткән слетка районның барлык урта һәм төп мәктәпләреннән делегатлар, Татарстан варислары Союзы һәм башка иҗтимагый оешмалар әгъзалары җыелды. Буш кул белән килмәүчеләр дә булды. Район үзәге мәктәпләренең СНТ активистлары ялкынлы флеш-моблар әзерләгәннәр. Мәгариф бүлеге методисты Гөлкәй Хәйруллина һәм Аксубай районы советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Анна Борисованың чыгышыннан...
-
Инвалидлар ункөнлегендә
Районда хәйрия акцияләре, концертлар башланды. Мәктәпләрдә инвалидларга карата мәрхәмәтлелек хисе формалаштыруга юнәлдерелгән сыйныф сәгатьләре, "Без төрле, әмма без бергә" балалар эшләре күргәзмәләре үтә. Район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен концерт булачак. "Ягымлылык" үзәге хезмәткәрләре "Кайгырту", "Шәфкатьлелек визиты" хәйрия акцияләре үткәрә, инвалидларга бушлай өстәмә хезмәтләр күрсәтеләчәк. Тернәкләндерү бүлегендә спорт бәйрәме,...
-
Кыш җитте
Карлы-буранлы кыш та килеп җитте. Районда һәм район үзәгендә юлларны кардан чистартуны кем тәэмин итәр соң? Әлеге эш белән ике оешма шөгыльләнә, өстәвенә аларның вәкаләтләре анык бүленгән - "Татавтодор" ААҖнең Аксубай филиалы авылларга кадәр юлларны (торак пунктлар эченнән түгел) кардан чистартса, "Мелиоратор" ҖЧҖ - шәһәр тибындагы Аксубай бистәсен. Авылларда урамнарны...
-
Туфанның туган көненә
9 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Аксубай Мәдәният йортында Казан шәһәреннән чакырылган кунаклар катнашында Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулуга багышланган республика чарасы була. Керү - ирекле. Фото upload.wikimedia.org