5 июль 2015 яңалыклары
-
Давылдан фермалар зыян күргән
Бу атнада Татарстанга көчле давыл килде. Республика районнары табигать көчләре салган зыянны исәплиләр. Корбаннар да бар: бер ир өстенә өзелгән тимерчыбык төшү сәбәпле һәлак булган, бер хатын-кыз куптарылып төшкән түбә астында калган. Көчле давыл Аксубай районының көньяк-көнбатыш өлешенә - Емелькино, Иске Татар Адәмсуы, Савруш авылларына, шулай ук Яңа Ибрай авыл...
-
Салым хезмәте искәртә
Салымнарны түләп бетерергә өч ай вакыт калды. 2014 нче ел өчен салымнарны (физик затлар милке, җир һәм транспорт салымнарын) 2015 нче елның 1 нче октябреннән дә соңга калмыйча түләп бетерергә кирәк.
-
Тартмалар дәшми, интернет хәбәр итә
Район Советы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе хәбәрдарлык тартмаларын ачты. Алар Совет, район үзәк шифаханәсе, башкарма комитет биналарында урнаштырылган. Тик алар бу юлы да "дәшмиләр" - ә бу районда ришвәтчелек бетерелгән, дигәнне аңлатмый әле, авылларда, районда кешеләр бер-берсен яхшы беләләр - моның сәбәбе шул. Ришвәтчелек, хезмәт күрсәткән өчен бүләк бирү...