5 март 2015 яңалыклары
-
Рәссамга – ноутбук
Яшь декоратив-сәнгать остасы Андрей Бикмуллин республика эшмәкәрләре бәйгесендә катнашты. Әйтергә кирәк, Андрей үзенең эшен иҗат белән бәйләүче бердәнбер катнашучы иде. Ул үз номинациясендә җиңү яулады. Рәсем сәнгате, маркетри, агач эшкәртү - Андрейның барлык шөгылен санап та бетереп булмый. Боларның барысы да икътисад министрлыгы жюрие тарафыннан югары бәяләнеп, остага кыйммәтле бүләк...
-
“Калина“ның алтын тавышы
Рус милли үзәге җитәкчесе Татьяна Воронина исеме район мәдәният тарихында мәңгелеккә уелып калган. Татьянаның чиста һәм аһәңле тавышы менә унбер елдан артык инде районда да, аның чикләрендә дә яңгырап тора. Аның җырга мәхәббәте мәдәният өлкәсенә килгәнче үк башлана. Татьяна Николаевна егерме елга якын авыл мәктәбендә укытучы булып эшли - үз...
-
Ихтирам һәм хөрмәт белән
Район авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына" юбилей медальләре белән бүләкләү тантаналары башланды. Медальләрне беренче булып Карасу авылы ветераннары алды. Карасу төп мәктәбендә дулкынландыргыч мохит хөкем сөрде. Кунаклар түрдән урын алдылар. Укучылар өлкән буын кешеләренең күкрәкләрен бизәгән орден-медальләрне игътибар белән...
-
Аксубай районында яңа прокурор билгеләнде
Районда 26 нчы февральдән гамәлгә кергән Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Аксубай районы прокуроры вазыйфасына яңа прокурор юстиция киңәшчесе Эдуард Хираҗев билгеләнде. Аны сишәмбе көнне район Советы утырышында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков тәкъдим итте. Илдус Нәфиков сүзләренә караганда, прокурорны алмаштыру - ул кадрларны таләпләргә туры китереп сайлау, канун...