Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җырчы сандугачлар бездә кунакта

Күптән түгел безнең район Мәдәният йортында сәхнә йолдызлары Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның концерты булды. Бу көнне яраткан җырчыларыбыз безне өр-яңа концерт программасы белән сөендерделәр. Башка концертларыннан аермалы буларак, быел Гүзәл башка композиторларның җырын гына түгел, автор башкаручы буларак, үзе язган җырларны да башкарды. Аларның концерт прогаммасы матур гаилә тормышын...

Күптән түгел безнең район Мәдәният йортында сәхнә йолдызлары Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның концерты булды.


Бу көнне яраткан җырчыларыбыз безне өр-яңа концерт программасы белән сөендерделәр. Башка концертларыннан аермалы буларак, быел Гүзәл башка композиторларның җырын гына түгел, автор башкаручы буларак, үзе язган җырларны да башкарды. Аларның концерт прогаммасы матур гаилә тормышын пропагандалауга багышланган иде. Үзләре дә башкаларга үрнәк булырлык әлеге парларга сокланмый мөмкин түгел. Аларга карап күңел шатлана, җырларын тыңлап йөрәк канатлана. Китапханә хезмәткәре Фәимә Гатина шундый хисләрен шигырь юлларына салып, Гүзәлгә укыды. Рәхмәт йөзеннән Гүзәл Уразова үзе язган "Без икәү" китабын район китапханәсенә бүләк итте.
Концерт тамашачыларга да, килгән кунакларга да бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев