Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшә, авыл!

Авылда мәктәп бар икән-димәк, авыл яши. Халык телендә Мәрәҗән дип йөртелгән Яңа Мокшино авылы халкы нәкъ менә шундый фикердә. Типовой бинада бер түбә астында мәктәп, клуб һәм ФАП урнашкан. Коридорның бер ягында-ике сыйныф һәм импровизацияләнгән спорт залы, сулда чәй эчү бүлмәсе урнашкан. Аз комплектлы мәктәп бусагасын атлап кергәч, бераз югалып...

Авылда мәктәп бар икән-димәк, авыл яши. Халык телендә Мәрәҗән дип йөртелгән Яңа Мокшино авылы халкы нәкъ менә шундый фикердә.


Типовой бинада бер түбә астында мәктәп, клуб һәм ФАП урнашкан.
Коридорның бер ягында-ике сыйныф һәм импровизацияләнгән спорт залы, сулда чәй эчү бүлмәсе урнашкан. Аз комплектлы мәктәп бусагасын атлап кергәч, бераз югалып калдык-монда өйдәгечә чисталык-пөхтәлек, уңайлылык хөкем сөрә. Бары тик укытучыларның сыйныф бүлмәләреннән ишетелгән тавышлары гына безне чынбарлыкка кайтарды-монда дәресләр бара иде.
Аз комплектлы мәктәптә дүрт класста 13 бала шөгыльләнә, берсе өйдә белем ала, класслар берләштерелгән-ике укытучы бер үк вакытта һәрберсе икешәр сыйныфта-беренче һәм өченче, дүртенче һәм икенче сыйныфларда белем бирәләр. Мәктәптә кайнар аш белән тәэмин итү каралмаган булса да, мәктәп янында зур булмаган җир участогы бар, анда бәрәңге үстерелә, әлеге культураны үстерү эше педагогларга йөкләнгән, шулай ук ата-аналар да ярдәм итәләр. Бәрәңге сатудан алынган акча мәктәп мәнфәгатьләре өчен файдаланыла, һәр елны мәктәпкә косметик ремонт үткәрелә, яңа уку елына ксыйныфлар яңартыла.
Укытучы авылда элек-электән абруйлы саналган. Авыл кешеләре дә мәктәп мөгаллимәләре турында бары тик мактап кына сөйлиләр. Ике укытучы-Светлана Наумова һәм Анжелика Яругина авыл балаларына белем орлыклары салалар.
-Безнең мәктәп аз комплектлы булуга карамастан, укучылар мәктәп программасы буенча барлык фәннәрдән дә тулы кыйммәтле шөгыльләнә-ләр,-дип сөйли Светлана Геннадьевна,-атнасына ике тапкыр Иске Мокшино мәктәбеннән укытучылар килеп физкультура һәм татар теле дәресләрен үткәрәләр.
Инглиз телен Анжелика Анатольевна укыта. Монда алып барылган укыту программасы-этномәдәни компонетлар белән. Яңа Мокшино балалары чуаш телен дә өйрәнәләр. Ә ул балаларның шәхес булып формалашуында гына мөһим роль уйнамый, балаларның киләчәген дә билгели. Элеккеге чыгарылыш укучылары туган телне белү нәтиҗәсендә Түбән Кама чуаш гимназиясендә белем алалар һәм аннан соң бернинди авырлыкларсыз Чуашстанның югары уку йортларына укырга керәләр.
Мәктәп укучылары билгеләп үткәнчә, укучыларның барысы да талантлылар, җыр-биюгә дә осталар. Клуб мөдире Анатолий Сидоров белән бергә, укытучылар һәм укучылар авыл кешеләре өчен бәйрәм концертлары куялар. Тик менә талантларын үстерер өчен генә мөмкинлек юк-район балалар сәнгать мәктәбе ишекләре алар өчен һәрвакыт ачык, әмма авыл белән район үзәге арасы шактый. Әмма җирле халыкны әлеге проблема гына борчымый. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, балалар урман аша ун километр юл үтеп Иске Мокшино мәктәбенә йөрергә мәҗбүр. Һава торышы матур торганда алар әлеге араны җәяү үтәләр яки әти-әниләре машина белән йөртәләр. Ә юллар өзек вакытта алар бер атна буена мәктәп интернатында яшиләр. Баланы ял көннәрендә өйгә алып кайту өчен ата-аналар алар артыннан Аксубай аша МЮДка барырга, мәҗбүр. Быел исә җиңелрәк булды, кыш иртә килде, димәк, чана юлы салынган. Өлкән сыйныф укучылары өйләрендә ешрак булачак, алар кайткан арада башлангыч мәктәптә дә, клубта булырга да өлгерәчәкләр, ә авыл тагын да җанлана төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев