Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ял һәм сәламәтләндерүгә – дүрт миллион сум

Быелгы җәйдә Аксубай районының 17 мәктәп яны лагерында 700 бала ял итәчәк. Биш белем бирү учреждениесендә йөзләгән яшь аксубайлылар өчен хезмәт һәм ял лагерьлары оештырылган. - Бик җайлы - балалар күзәтү астында, тукландырылган һәм файдалы эш белән шөгыльләнәләр, - диделәр мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләрнең әти-әниләре. - Балалар һәр көнне...

Быелгы җәйдә Аксубай районының 17 мәктәп яны лагерында 700 бала ял итәчәк.



Биш белем бирү учреждениесендә йөзләгән яшь аксубайлылар өчен хезмәт һәм ял лагерьлары оештырылган.


- Бик җайлы - балалар күзәтү астында, тукландырылган һәм файдалы эш белән шөгыльләнәләр, - диделәр мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләрнең әти-әниләре. - Балалар һәр көнне яңалык беләләр, кайларга экскурсияләргә барганнарын сөйлиләр. Моннан тыш, алар дуслары белән аралашалар. Ә безнең урамда алар яшендәге балалар санаулы гына.


- Ялны оештыру программасын финанслауның гомуми күләме дүрт миллион сумны тәшкил итә, шуларның 3,5 миллионы республика бюджетыннан бүлеп бирелде, - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. - Президент Рөстәм Миңнеханов һәм төбәк хакимияте балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген кайгырту һәм аларның ялын файдалы итеп оештыру өчен барлык шартларны булдыруга зур игътибар бирәләр. Президентның 30 уникаль республика программаларының берсе нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Илдә кризис баруга карамастан, барлык программалар да финансланалар. Мәктәп яны лагерьларыннан тыш, балалар өчен профильле сменаларда шәһәр читендә палатка тибындагы лагерьлар оештырылган.


Шулай ук күзәтүсез калган балалар һәм подразделениеләрдә, балигъ булмаган эше комиссияләрендә исәптә торучы укучылар ялы да планлаштырылган. Ун аксубайлы шундый лагерьда ял итәчәк, ә 11 бала җәйге эш урыны белән тәэмин ителәчәк.


- Җәй - балаларның бер ел эчендә җыелган киеренкелектән чыгу чоры, - диде өченче Аксубай урта белем бирү мәктәбенең "Непоседы" лагеры җитәкчесе Елена Селиванова. - Лагерь ул балаларның яңача яшәү рәвеше, романтик төсмер алган үзенчәлекле режим. Бу яңа коллективка ияләшү, уеннар, күңел ачулар вакыты, балаларның буш вакытын үзләре теләгәнчә оештыру сәламәтлекне ныгыту, күңелле очрашулар чоры.


- Безнең лагерь программасында өч тапкыр тукландыру, көндәлек күзәтү, кояш һәм һава ванналары, җәяүле экскурсияләр, спорт һәм массакүләм чаралар үткәрү каралган, - дип бүлеште тәрбияче Елена Павлова. - Һәр көннең үз исеме һәм аерым темасы бар. Мәсәлән, Россия көнендә отрядлар "Россия - минем туган ягым!" дигән уен уйнадылар, аннары "Россия - бөек дәүләтебез!" дигән рәсемнәр бәйгесе үтте, ә төштән соң "Россия символлары" дигән мәгълүмат сәгате булды. Спорт, Сәламәтлек һәм Дөнья көннәре һ. б. планлаштырылган.


- Безгә лагерьда ошый, - диләр балалар. - Монда кызык һәм бик күңелле, ә пешекчеләр шундый тәмле ризыклар әзерлиләр - телне йотарлык.
Балаларга ошый икән, димәк, оештыручылар аларның иҗади һәм әхлакый үсеше өчен тиешле шартлар тудыру максатына ирешкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев