Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уңыш – ул системалы хезмәт нәтиҗәсе

3 нче Аксубай мәктәбе мәктәпләр рейтингында лидерлар өчлегенә керә. Рейтингта олимпиадаларда призлы урыннар исәбе мөһим критерий булып саналды. Ә узган ел әлеге өлкәдә уңышлар күп булды. Бары тик районда үткәрелгән фән олимпиадаларында гына 86 призлы урын яулаганнар, шуның 27 се - беренче, 16 сы - тарих һәм җәмгыять белем укытучысы...

3 нче Аксубай мәктәбе мәктәпләр рейтингында лидерлар өчлегенә керә.


Рейтингта олимпиадаларда призлы урыннар исәбе мөһим критерий булып саналды. Ә узган ел әлеге өлкәдә уңышлар күп булды. Бары тик районда үткәрелгән фән олимпиадаларында гына 86 призлы урын яулаганнар, шуның 27 се - беренче, 16 сы - тарих һәм җәмгыять белем укытучысы Татьяна Удиярова укучылары тарафыннан.

Татьяна Удиярованың бүләкләре: 2008 елда мәгарифне, белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүне үстерүгә зур өлеш керткән өчен А.С. Макаренко исемендәге медаль, 2006,2013, 2015 елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау кәгазьләре, 2009 елда «ТР мәгариф өлкәсендәге хезмәтләр өчен» күкрәк билгесе, 2013 елда укучыларны «Зур химиянең киләчәге» Идел буе төбәкара дистанцион олимпиадага уңышлы хәзерләгән өчен КНИТУдан Рәхмәт хаты, 2011, 2104 елларда «Безнең иң яхшы укытучы» Гранты.

Аның укучылары республика дәрәҗәсендә дә үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтәләр. Тарих буенча олипиадада Зәринә Вәлиева - җиңүче, Алинә Фәизова призер булды, Ксения Павловага җиңү яулар өчен нибары бер балл гына җитмәде, нәтиҗәдә аңа җәмгыять белеме буенча икенче урын бирелде.
-Татьяна Георгиевна - гаҗәеп шәхес. Ул үзенең фәне белән балаларны җәлеп итә һәм шундый уңышларга ирешә ала, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева. - Аны таләпчәнлек, тапкырлык аерып тора.


Сүз уңаеннан, Татьяна Удиярова - педагогларның дүртенче буын вәкиле. Аның әтисенең әтисе сугышка кадәр үк Савруш мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшләгән. Аннан соң аның урынына әбисе килгән һәм барлык сугыш еллары авырлыкларын үз өстенә алган. Татьяна Георгиевнаның әти-әнисе дә шулай ук ветеран укытучылар.


-Уңышка ирешүнең бернинди дә сере юк, - дип сөйли Татьяна Удиярова. - Бу һәркөнлек системалы хезмәт нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев