Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучыларның төп ел киңәшмәсе

Бу атнада Аксубайда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе булды. Иҗат - соклану һәм стимул Конференция башланганчыга кадәр август кояшы җылы нурларын сипкән мәйданда район җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре җыела башлады. Бераздан ул укучылар иҗатының чын күргәзмәсенә әверелде. Тәкъдим ителгән экспонатларның күбесе - республика техник иҗат фестиваленең төрле номинацияләрендә лаеклы билгеләр...

Бу атнада Аксубайда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе булды.


Иҗат - соклану һәм стимул
Конференция башланганчыга кадәр август кояшы җылы нурларын сипкән мәйданда район җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре җыела башлады. Бераздан ул укучылар иҗатының чын күргәзмәсенә әверелде. Тәкъдим ителгән экспонатларның күбесе - республика техник иҗат фестиваленең төрле номинацияләрендә лаеклы билгеләр алдылар. Кул эшләре, модельләштерү-конструкторлаштыру, тегү, сәйләннән үреп ясау һ. б. мәйданчыкларда укытучыларга һәм укучыларга мастер-класслар күрсәттеләр. Районның туган якны өйрәнү музее, үзәк җирлекара китапханә үз мәйданчыкларын җәелдерделәр. Конференциядә катнашучылар игътибарын агач эшкәртү, электротехника экспозицияләре җәлеп итте. Һәр мәктәп күргәзмәгә төрле юнәлешләр буенча ирешкән нәтиҗәләре турында сөйләүче материалларын тәкъдим итте. Монда ук яшь спортчылар, юл хәрәкәте инспекторлары, картингчылар бар иде. Район мәгарифе эшчәнлеге төрле юнәлешләр буенча тәкъдим ителде. Өстәлләр мәктәп һәм балалар бакчаларының тәҗрибә участокларында үстерелгән чәчәкләр, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрдән сыгылып торды. Очу җайланмасы үз тирәсенә бик күп кызыксынучыны җыйды. Бер сүз белән әйткәндә, күргәзмә - таң калдыргыч.
Республикадан килгән дәрәҗәле кунак - ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Трофимова да шуны ук билгеләп үтте. Ул балалар һәм аларның җитәкчеләре белән җылы аралашты, алар белән истәлеккә фотога төште.
Очрашуның мәдәни программасын балалар хореография коллективлары чыгышы дәвам итте. Тантананың күңелле мизгеле - беренче сыйныф укучыларына "Мәктәпкә керергә ярдәм ит" акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк иттеләр. Монда яшь волонтерлар ярдәме бик файдалы булды.
Эшләр турында - рәсми
Пленар утырыш изге мөгамәләдә башланып китте. Рәсми форум эшен район башлыгы Камил Гилманов ачып җибәрде.
- Бүгенге көндә район укытучылары алдында үзенчәлекле бурычлар тора, - дип билгеләп үтте ул. - Сез балаларны төрле фәннәргә өйрәтергә генә түгел, аларда әхлакый башлангыч булдырырга, шулай ук киләчәк тормышка әзерләргә һәм һөнәрләр өйрәтергә тиешсез. Нәкъ менә сез аларга тормышка юнәлеш бирәсез. Бу хезмәт җиңел түгел. Сезгә әлеге изге эшегездә уңышлар телим.
Районда мәгариф системасы үсешенең актуаль мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары турында доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина чыгыш ясады. Әминә Кәримовна узган уку елының төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча мөһим моментларына тукталды. Экранда күрсәтелгән слайдлар трибунадан әйтелгәннәрне тулыландырды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе фән олимпиадаларында һәм республика бәйгеләрендә җиңгән укучыларның һәм призерларның исемнәрен атады, узган елда укыту-тәрбия эшендә зур уңышларга ирешкән коллективлар, җитәкчеләр, педагогларны билгеләп үтте. Шулай ук белем бирү учреждениеләренең "Белем бирүдә югары сыйфат дәрәҗәсе" рейтингына һәм белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенең башка төп юнәлешләренә тукталды.
ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Трофимованың чыгышы муниципаль һәм төбәк мәгариф системасының үсешенә багышланды. "Салават күпере" балалар бакчасы мөдире Гүзәл Хикмәтуллина мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Федераль дәүләт стандартын гамәлгә ашыру кысаларында белем бирү эшчәнлеген оештыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 2 санлы Аксубай урта белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Елена Львова математика фәнен өйрәнүдә КЕЙС-технологияләр куллану буенча дифференциаль ысул куллану турында сөйләде. 3 санлы Аксубай урта белем бирү мәктәбенең директор урынбасары Марина Пескарева чыгышы белем бирү сыйфатын яхшыртуга багышланды. 2 санлы Аксубай урта белем бирү мәктәбе укытучысы Флера Вафина сыйныф җитәкчесенең уңышлы шәхес тәрбияләү серләре белән уртаклашты.

{gallery}/photoreportaj/27_08_2015{/gallery}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев