Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Төп игътибар – көзге культураларга

Катлаулы һава торышы шартларына карамастан, көзге культуралар игенчеләрнең өметен аклады. Алга таба да төп игътибар көзге культураларга биреләчәк. Аксубай авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Хизбулла Сөнгатуллин белән без чәчүне оптималь срокларда үткәрү, максималь уңыш алу серләре турында сөйләштек. -Көзге культураларга күпме мәйдан бүлеп калдырырга планлаштырасыз? - Узган ел көзге...

Катлаулы һава торышы шартларына карамастан, көзге культуралар игенчеләрнең өметен аклады.



Алга таба да төп игътибар көзге культураларга биреләчәк. Аксубай авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Хизбулла Сөнгатуллин белән без чәчүне оптималь срокларда үткәрү, максималь уңыш алу серләре турында сөйләштек.


-Көзге культураларга күпме мәйдан бүлеп калдырырга планлаштырасыз?


- Узган ел көзге культуралар унөч мең гектардан бераз күбрәк мәйдан биләде, - дип аңлатты Хизбулла Хәбибулла улы. - Быел көзге культуралар уналты мең гектарга чәчеләчәк. Көзге бодайга 7186 гектар, арышка 5549 гектар җир бүленгән, 2995 гектарга азык үләннәре чәчеләчәк. Августның беренче ункөнлегендә көзге үләннәрне чәчүгә керешәчәкбез. Алар иртә язда мөгезле эре терлекләрне тукландыру өчен файдаланылачак. Әлеге участокларга терлекләрне май аеның беренче көннәрендә үк чыгаралар.


-Көзге культуралар уңышына йогынты ясаучы төп чара...


-Беренчедән, чәчү әйләнеше кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, - дип ассызклады белгеч. - Көзге культураларны борчак, кузаклы берьеллык үләннәр, сидераль пар һәм элек күпьеллык үләннәр үскән җирләргә чәчәргә. Туфракта максимум дым саклана, басу чүп үләннәрдән арындырылган була.
Югары сыйфатлы орлыклар чәчү үтә дә мөһим.


Чәчү сроклары һәм орлыкны күпме тирәнлеккә салу да шулай ук мөһим роль уйный.


Моннан тыш без биш елга бер тапкыр басуларның туфрагын тикшерәбез. Лабораторияләрдә туфракның әчелеге билгеләнә, кирәк булган очракта кырларга известь "диетасы" билгеләнә.


Чәчәр алдыннан орлыклар сортларга аерыла, калибрлана һәм орлыклар үрнәге орлыкчылык инспекциясенә тәкъдим ителә. Белгечләр анализ үткәрәләр. Нинди дә булса авыру ачыкланганда хуҗалыкларга инструкция өчен препаратлар тәкъдим ителә. Безнең кайбер хуҗалыкларда орлыкның күчмә фонды бар. Фонд орлыгы өлгереп җитү сәбәпле тармаклануы да яхшы була.


Яңа уңыштан салынган орлыкларга физиологик өлгереш өчен аерым вакыт таләп ителә. Орлыкларның шытымын күтәрү өчен аларны кояш нурлары астында тоталар һәм түбәсе ябык ындыр табакларында актив җилләтәләр.


-Һәм тагын бер безгә бәйле булмаган мөһим элемент - ул һава торышы шартлары.


-Кагыйдә буларак, кар аз яуган, салкын кыш үсемлекләр өчен үтә дә начар. Кышны имин чыгу өчен кар катламының калынлыгы 20 сантиметр, тармаклану чорында температура 2 градус булырга тиеш.


-Безнең аграрчылар чәчү срокларын һәм агротехник кагыйдәләрне үтиләр. Җитәкчеләрнең, агрономнарның, механизаторларның тырышлыгы белән көзге культуралар яхшы шытым һәм мул уңыш белән куандыралар, - дип белдерде игенчелек буенча консультант.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев