Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тәүге кыңгырау белем дөньясына чакырды

Районның белем бирү учреждениеләрендә Белем көне изге һәм күңелле мохиттә үтте. 2 санлы Аксубай урта белем бирү мәктәбе коллективы мәктәп янына үзенчәлекле хисләр белән җыелды. Быелгы җәйдә мәктәп бинасы көчле давылдан зыян күрде һәм күпләрнең күңелендә уку елын үткәреп булмас инде дигән шик туды. Барысы да яхшы килеп чыкты. Бинаны...

Районның белем бирү учреждениеләрендә Белем көне изге һәм күңелле мохиттә үтте.


2 санлы Аксубай урта белем бирү мәктәбе коллективы мәктәп янына үзенчәлекле хисләр белән җыелды. Быелгы җәйдә мәктәп бинасы көчле давылдан зыян күрде һәм күпләрнең күңелендә уку елын үткәреп булмас инде дигән шик туды. Барысы да яхшы килеп чыкты. Бинаны ремонтлау эше тәмамланып килә. Бүгенге көндә мәктәп бөтенләй башкача, заманча, яңача күренә. Быелгы уку елында монда 286 бала белем алачак. Шул исәптән 25 бала беренче сыйныфка укырга килде. Чәчәкләр бәйләме, укучыларның елмаюлы шат йөзләре - барысы да сөенечле вакыйганы белгертеп торды. Укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны Белем көне белән тәбрикләү өчен тантанага дәрәҗәле кунаклар да килде. Мәктәп коллективын чын күңелдән район башлыгы Камил Гилманов яңа уку елы белән котлады.

1 сентябрьдә районда 3105 укучы, шул исәптән 286 беренче сыйныф укучысы парта артына утырды.

-Сез үзегез моңа кадәр белем алган мәктәптә укуыгызны дәвам итә алсын өчен республика җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтте. Хөкүмәт тарафыннан бүлеп бирелгән илле миллион сумнан артык акчага төзүчеләр рекордлы кыска вакыт аралыгында бинага ремонт ясадылар. Без ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Һәм сез, үз чиратыгызда, яхшы билгеләр алып, әлеге күләмле эшне акларсыз, дип ышанып калабыз.
Җыелучыларны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җылы тәбрикләде.
-Тулаем республикада барлык юнәлешләр буенча да үсеш өчен бик күп эшләр башкарыла, 30 инвестицион программа тормышка ашырыла, - диде ул. -Сезнең төпле белем алып, алга таба үсеш алу өчен барлык мөмкинлекләрегез бар.
«Инженер системалары» ҖЧҖнең коммерция директоры Артем Сапожкин, мәктәп директоры Алексей Сударев укучыларга, укытучыларга яңа уку елында уңышлар теләделәр. Бәйрәм программасына җырлар да кертелгән иде, беренче сыйныф укучыларына тәбрикләүләр дә, өлкән сыйныф укучыларына хәер-фатыйхалар да яңгырады.
ххх
Универсаль технологияләр техникумы алдындагы мәйданга 350 укучы төзелеп басты. Алар булачак тракторчылар, ветфельдшерлар, пешекчеләр, сатучылар, кассир-контролерлар, кондитерлар, эретеп-ябыштыручылар. Район башлыгы Камил Гилманов аларны тантаналы төстә яңа уку елы белән тәбрикләде.
-Районның киләчәге сезнең кулларда, - дип ассызыклады ул. - Без сезнең район тармаклары хезмәткәрләре сафларын тулыландырачагыгызга өметләнәбез. Ә без авылларда нормаль хезмәт шартлары булдыру өчен бөтен көчебезне куячакбыз. АТУТ укучыларын хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады. Ул, бүген хезмәт базарында нәкъ менә эшче һөнәрләренә таләп зур, дип ассызыклап, укучыларга уңышлар теләде. Техникум укучылары АТУТ директоры Фәрхат Аюпов, педагоглардан үз адресларына бик күп изге теләкләр ишеттеләр, тантананы оештыручылар әлеге көн укучылар күңелендә озакка истә калсын өчен барысын да эшләргә тырыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев