Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Сугыш геройларына багышлап

Яшь буын Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы хәтерне изгеләп саклый. Мәктәпләрдә аларга багышланган чаралар үтә, шигырьләр иҗат ителә. Күптән түгел Рус Кармәте авыл мәдәният йортында якташ-герой Филипп Мазилинга багышланган хәйрия концерты үтте. Авыл кешеләре янына кунакка районнан артистлар килде. Тамашачылар сәхнәдә "На завалинке" үзешчән вокаль ансамбле чыгышын көчле алкышларга күмделәр....

Яшь буын Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы хәтерне изгеләп саклый.


Мәктәпләрдә аларга багышланган чаралар үтә, шигырьләр иҗат ителә. Күптән түгел Рус Кармәте авыл мәдәният йортында якташ-герой Филипп Мазилинга багышланган хәйрия концерты үтте. Авыл кешеләре янына кунакка районнан артистлар килде. Тамашачылар сәхнәдә "На завалинке" үзешчән вокаль ансамбле чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Әлеге ветераннар коллективы үзенең активлыгы һәм тормыш сөючәнлеге белән сокландыра. Халык шулай ук Руфина һәм Евгений Копоневлар, Геннадий Якимов, Елена Охотникова, Зоя Чентаева, Николай Башатовлар чыгышын да яратып тамаша кылды. Кунакларның һәркайсы җыр башкарып, шигырь укып, концерт номерына үзенең күңелен, йөрәк җылысын бирде. Ә бит алар әлеге кичәне үз гомере бәрабәренә Бөек Җиңүне якынайтучы иптәшен коткарып калган бөек кешегә багышладылар.

Өлкән сержант Филипп Мазилин Беренче Белоруссия фронты 161 нче ныгыту районы 13 аерым артиллерия - пулемет батальоны составында сугыша, станок пулеметы расчеты командиры була. 1944 елның 1 мартында дзот амбразурасын күкрәге белән каплап, Белоруссия ССРның Гомель өлкәсендә батырларча һәлак була.

-Үзешчән артистлар белән очрашу дустанә, җылы мохитта үтте, - дип сөйли район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова. - Филипп Мазилинның туган төбәгенә баруда безгә, транспорт тәкъдим итеп, Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев ярдәм итте. Кичәне оештыруда ирле-хатынлы Лаврентьевлар, Анастасия Мокеева, Валентина Голованова ярдәм кулы суздылар.

Фото tatfrontu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев