Совет кешеләргә якыная
Республиканың иҗтимагый Советлары эше җәмәгатьчелек игътибарында булачак. Шул исәптән безнең районда да. Аксубай муниципаль районы башлыгы каршындагы иҗтимагый Советның чираттагы утырышында шул хакта сүз барды. Оешма җитәкчесе Ирина Телешева интернет челтәрендәге www.bus.gos.ru сайтында 2015 елда мәдәният, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау өлкәләрендә күрсәтелгән хезмәтләргә бирелгән бәйсез бәяләмәләр нәтиҗәләре турындагы...
Республиканың иҗтимагый Советлары эше җәмәгатьчелек игътибарында булачак.
Шул исәптән безнең районда да. Аксубай муниципаль районы башлыгы каршындагы иҗтимагый Советның чираттагы утырышында шул хакта сүз барды. Оешма җитәкчесе Ирина Телешева интернет челтәрендәге www.bus.gos.ru сайтында 2015 елда мәдәният, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау өлкәләрендә күрсәтелгән хезмәтләргә бирелгән бәйсез бәяләмәләр нәтиҗәләре турындагы мәгълүматларның урын алачагы хакында белдерде. Әлеге мәгълүмат муниципаль район сайтына да эленәчәк. Совет быел әлеге оешмалар эшенә бәйсез бәяләмә бирүнең ни рәвешле үтүен тикшерде - балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләрендә аноним сораштырулар үткәрүгә бәйле анкеталар эшләнә. Советның чираттагы утырышы киләсе атна башында үтәчәк, анкеталар расланачак һәм Совет кешеләргә "ачык" булачак. Күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатына бәйсез бәяләмә бирү нәтиҗәләре интернет челтәрендә урын алып кына калмыйча, алар буенча алга таба эш алып барылачак һәм тиешле карарлар кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев