Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәнгать осталарын тәбрикләделәр

Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре күптән түгел үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Район Мәдәният йорты күтәренке кәеф хөкем сөрде: тамаша залында барлык районнан мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннары һәм бәйрәм кунаклары җыелды. Тантаналы чара яңгыравыклы музыка белән ачылып китте. Икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев мәдәният хезмәткәрләрен Аксубай район...

Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре күптән түгел үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.


Район Мәдәният йорты күтәренке кәеф хөкем сөрде: тамаша залында барлык районнан мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннары һәм бәйрәм кунаклары җыелды. Тантаналы чара яңгыравыклы музыка белән ачылып китте.
Икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев мәдәният хезмәткәрләрен Аксубай район башлыгы исеменнән котлады. Ул районда клублар, күпфункцияле үзәкләр төзү турында сөйләде, мәдәният хезмәткәрләренә барлык чараларны оештырганнары һәм безнең ял сәгатен бизәгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
-Без Аксубай районының чәчәк атуына бәйле планнарыбызны бары тик тандемда гына тормышка ашыра алабыз!-дип ассызыклады Рәис Миншакирович. Ул иң яхшы хезмәткәрләргә лаеклы бүләкләр тапшырды: намуслы эшләгәннәре өчен район мәдәният йорты методисты Ирина Макаровага, Мәдәният йортының җитәкчесе бухгалтеры Галина Петрянкинага, Мәдәният йорты режиссеры Надежда Мишинага, МЮД авылы мәдәният йорты директоры Ольга Жуковага, Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Ирина Малюковага Мактау грамоталары тапшырды.
Аксубай районы мәдәният бүлеге начальнигы Евгений Мартынов җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул Иске Үзи авыл мәдәният йорты директоры Василий Майоровны, Такталы авыл клубы мөдире Гөлфия Гиниятуллинаны, Рус Кармәте авыл клубы мөдире Юрий Лаврентьевны, Шәрбән авыл мәдәният йорты директоры Айнур Хәлилованы, Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты директоры Татьяна Зайцеваны, Трудолюбово авыл мәдәният йорты директоры Мария Большованы "Намуслы хезмәте һәм районда мәдәниятны үстерүгә өлеш керткән өчен" Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.
Бу көнне мәдәният хезмәткәрләре адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде, чөнки бу аерым үзенчәлекле һөнәр. Аксубай районының илледән артык кешесе әлеге һөнәрне сайлап алганнар һәм алар үзләренең күңел җылыларын халыкка өләшәләр. Барлык районнан килеп чыгыш ясаган мәдәният хезмәткәрләре концерты моны тулысынча раслады!
-Кадерле хезмәткәрләр, безнең һөнәри бәйрәмебезгә әзерләнү нинди күңелле,-дип коллегаларын ихластан котлады район Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова.-Сезнең булышлыгыгыз, тырышлыгыгыз, талантыгыз һәм аңлап якын килүегез бәрабәренә теләсә кайсы башлангычны гамәлгә ашырырга була!
Ә "Иң яхшы мәдәният хезмәтләре" бәйгесендә катнашучылар яңа үрләр яулаулары белән мактана алалар. Шулай итеп, Айнур Хәлилова-"Клуб эшендәге иҗат һәм илһам өчен", Елена Айдова-"Якты иҗади шәхсилек", Анатолий Никифоров-"Һөнәргә тугрылык өчен", Гөлназ Сөләйманова-"Яшь мәдәни лидер", Гөлфия Гиниятуллина-"Иҗат һәм җиңүгә омтылыш өчен" номинацияләрендә Мактау грамоталарына ия булдылар. Татьяна Зайцева тамашачылар мәхәббәте призына һәм "Уңышка омтылу һәм яраткан һөнәргә иҗади якын килү" грамотасына лаек булды. Ә Ольга Копонева исә җиңүче һәм иң яхшы мәдәният хезмәткәре булды. Аңа "Иң югары башкару осталыгы өчен" грамота һәм санаториягә юллама тапшырылды.
Чара Яңа Аксубай авыл мәдәният йорты директоры Елена Охотникова башкаруындагы дәртле чуаш җыры белән тәмамланды, барлык мәдәният хезмәткәрләре һәм бәйрәм кунаклары музыкаль котлау-тәбрикләүләргә кушылып бии башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев