Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәхнәдә бабайлар батырлыгы

Якшәмбе көнне Аксубайда "Кошлар таңда үләләр" спектаклен тәкъдир итү кичәсе узды. Районның төп сәхнәсендә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Виталий Раздольскийның "Тынлык әйләнәсендә" пьесасы буенча режиссер-сәхнәгә куючылар Надежда Мишина һәм Светлана Убейкина тарафыннан эшкәртелгән әлеге спектакльны район Мәдәният йортының "Эпизод" театр студиясе тамашачыларга тәкъдим итте. Сюжет залда утыручыларның күңелләренә үтеп керде...

Якшәмбе көнне Аксубайда "Кошлар таңда үләләр" спектаклен тәкъдир итү кичәсе узды.



Районның төп сәхнәсендә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Виталий Раздольскийның "Тынлык әйләнәсендә" пьесасы буенча режиссер-сәхнәгә куючылар Надежда Мишина һәм Светлана Убейкина тарафыннан эшкәртелгән әлеге спектакльны район Мәдәният йортының "Эпизод" театр студиясе тамашачыларга тәкъдим итте.
Сюжет залда утыручыларның күңелләренә үтеп керде - сугышчылар көчле бәрелешләрдән соң исән калганнар, алар үзләренең кая икәнлекләрен, әйләнә-тирәдә нинди мохит һәм тагын исән кешеләр бармы икәнен дә белмиләр. Беренче бүлектәге явыз сугыш тынлыгында калган геройларга бөтен җирдә шартлау тавышлары яңгыраган, якынлашып килүче поездлар тавышы ишетелгән кебек тоела.


Тамашачы алдында һәр герой аерым ачыла: романтик рухлы сержант Иван Грибов (Дмитрий Тимочкин), кече сержант Владимир Рогов (Дмитрий Жаренов), өлкән сержант Николай Босых (Игорь Тихонов), старшина Зайцева (Арина Филиппова), очучы Ковецкая (Диана Сергеева), атучы Петряева (Айгөл Низаева) һәм аның кызы (Лиана Никитина).
Икенче бүлектә сәхнәдәге күренешләр тамашачыларны бөтенләе белән әсир итә - сугыш һәм тынычлык, күз яшьләре һәм шатлык, мәхәббәт һәм нәфрәт. Ай яктысында романтик очрашулар, кадр артында баручы разведка, күренештә катнашучыларның иптәшләрен коткару өчен барган психологик каршылыклары, чираттагы көрәшләрнең берсендә килеп чыккан кеше үлеме, күпер шартлап, Роговның һәлак булуы. Һәм кабат сугыш башлануы... Сәхнәдәге хис-кичерешләр тамашачыларның күз яшьләре белән үрелеп барды. Яшь артистларның сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясаулары искиткеч килеп чыкты - зал аларга аягүрә басып кул чапты.


Яшьләрнең чыгышына сәхнә түренә күтәрелгән отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов югары бәя бирде.


- Театр өчен рәхмәт, без сезнең белән бергә "сугыш кырында" булдык һәм үзебез дә анда ниләр барганын, солдатларның ничек хезмәт иткәнен, нинди батырлыклар күрсәткәнен йөрәкләребез аша кичердек. Әлеге спектакльне, һичшиксез, районның барлык мәктәп укучылары күрергә тиеш - менә ул яшьләргә патриотик тәрбия бирү, үзебезнең сәхнәдә үк, - дип билгеләп үтте генерал.
Әлеге сәхнә әсәре белән артистлар театр исеме алу өчен республика сәхнәсендә чыгыш ясаячаклар, аларга уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев