Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Приютка наз эзләп

Менә инде унике ел дәвамында районда балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты эшли. Аның диварлары үз гаиләләрендә нормаль шартлардан мәхрүм ителгән, ата-аналарының назын, җылысын күрмәгән йөзләрчә баланы сыендырды. Балалар приютта тәрбияләнгәндә, бала билгеле бер вакыттан соң гаиләсенә кайткач нормаль шартларда яшәсен өчен, ваемсыз әти-әниләр белән аерым хезмәтләр эшли. Приютта...

Менә инде унике ел дәвамында районда балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты эшли.



Аның диварлары үз гаиләләрендә нормаль шартлардан мәхрүм ителгән, ата-аналарының назын, җылысын күрмәгән йөзләрчә баланы сыендырды. Балалар приютта тәрбияләнгәндә, бала билгеле бер вакыттан соң гаиләсенә кайткач нормаль шартларда яшәсен өчен, ваемсыз әти-әниләр белән аерым хезмәтләр эшли. Приютта тәрбияләнгән балаларның күбесе мөстәкыйль тормыш юлына баскан. Алар педагогларны һәм тәрбиячеләрне мактап телгә алалар.


-Һәр гаиләдә, хәтта уңышлы дип саналганында да зур проблемалар килеп чыгарга мөмкин, - дип сөйли «Хыял» социаль приюты директоры Гөлнара Шарашева. - Без балигъ булмаган балаларны вакытлыча урнаштыру һәм аларга тиешле социаль хезмәтләр күрсәтү бурычын үтибез. Без барлык хезмәтләрне дә бушлай күрсәтәбез.


Приютта балалар өчен барлык шартлар да тудырылган: көненә алты тапкыр тукландыру оештырылган, яшәү өчен каралган бүлмәләр уңайлы, психологик бушану, ял итү һәм шөгыльләнү бүлмәләре, компьютер классы, процедура кабинеты бар. Җәйге чорда приют алдындагы яшел зона балалар авазы белән тула. Җәйге эссе көннәрдә «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр эреп тутырылган бассейнда коеналар, балалар мәйданчыгында уйныйлар, таганнарда атыналар, батутта сикерәләр. «Дельфин» йөзү бассейны, «Юность» спорт комплексы, ДОСААФ базасындагы ату тиры ишекләре социаль приют балалары өчен һәрвакыт ачык.


Монда белемле белгечләр - педагоглар, психологлар эшли. Приютның медицина эшчәнлеге алып баруга лицензиясе бар. Авырып киткән очракта, балага медицина ярдәме күрсәтелә.


- Төгәл нинди хәлләрдә сезнең учреждение ярдәменә исәп тотып була? - дигән сорау бирдек җитәкче Гөлнара Шарашевага.


-Бәхәсле хәлләр килеп туганда, ата-аналарны дәвалау учреждениеләренә салганда, яшәү, шул исәптән бала тәрбияләү өчен урын, средство булмаганда, әти-әниләр безгә мөрәҗәгать итә алалар. Бала социаль адаптациядә кыенлыклар кичергәндә һәм өлкәннәрне борчуга салган гамәлләр кылган очракларда да безгә мөрәҗәгать итәргә була. Безнең белгечләр баланы тернәкләндерү, гаиләгә сау-сәламәт итеп кире кайтару өчен бөтен көчләрен куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев