Патриотизм дәресе
Китапханә хезмәткәрләре шул көннәрдә мәктәп укучылары белән берлектә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Яшүсмерләр "Муса Җәлил - патриот шагыйрь" бәйгесендә катнаштылар, монда "Ак калфак" һәм "Яшел түбәтәй" командалары көч сынашты. "Ак калфак" командасының шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән яхшы...
Китапханә хезмәткәрләре шул көннәрдә мәктәп укучылары белән берлектә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.
Яшүсмерләр "Муса Җәлил - патриот шагыйрь" бәйгесендә катнаштылар, монда "Ак калфак" һәм "Яшел түбәтәй" командалары көч сынашты. "Ак калфак" командасының шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән яхшы таныш булуы ачыкланды. Чара слайдлы презентацияләү белән үрелеп барды. Укучылар ял сәгатен файдалы итеп үткәрделәр, герой турындагы белем букчаларын тулыландырдылар.
Фото www.newstatar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев