Патриотик темага
Китапханә хезмәткәрләре балалар белән хәрби-патриотик темага "Батырлык сәгате" үткәрделәр. Уенны хәрби комиссариат җитәкчесе Рәшит Фәсхетдинов чыгышы ачты. Биш команда ун тукталышны үтәргә тиеш булды. "Санчасть" тукталышында балалар яраланган урынны бәйләргә өйрәнделәр, "Хәрби осталык" та сорауларга җавап бирделәр, "Дешифровщик"та Морзе азбукасы ярдәме белән яшерен хатны укыдылар. "Снайпер" һәм "Төз атучы" тукталышлары...
Китапханә хезмәткәрләре балалар белән хәрби-патриотик темага "Батырлык сәгате" үткәрделәр.
Уенны хәрби комиссариат җитәкчесе Рәшит Фәсхетдинов чыгышы ачты. Биш команда ун тукталышны үтәргә тиеш булды. "Санчасть" тукталышында балалар яраланган урынны бәйләргә өйрәнделәр, "Хәрби осталык" та сорауларга җавап бирделәр, "Дешифровщик"та Морзе азбукасы ярдәме белән яшерен хатны укыдылар. "Снайпер" һәм "Төз атучы" тукталышлары балаларга аерым ошады. Төп максат җиңү түгел, ә барлык сынауларны да үтү иде, алар сынатмадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев