Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Осталар шәһәрчеге

Өченче санлы Аксубай урта мәктәбендә техника иҗаты күргәзмәсе оештырылды. Техника дизайны, автомодельләштерү, кулланма сәнгать һәм кием дизайны түгәрәгенә йөрүче 5-8 сыйныф укучылары үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Монда төрле чигелгән, бәйләнгән, күннән, сәйләннән, тозлы камырдан ясалган әйберләр, картиналар, папье-маше, рәсемле һәм яндырып рәсем төшерелгән такталар, уенчыклар һ.б. бар иде. Балаларның үз...

Өченче санлы Аксубай урта мәктәбендә техника иҗаты күргәзмәсе оештырылды.


Техника дизайны, автомодельләштерү, кулланма сәнгать һәм кием дизайны түгәрәгенә йөрүче 5-8 сыйныф укучылары үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Монда төрле чигелгән, бәйләнгән, күннән, сәйләннән, тозлы камырдан ясалган әйберләр, картиналар, папье-маше, рәсемле һәм яндырып рәсем төшерелгән такталар, уенчыклар һ.б. бар иде. Балаларның үз иҗатлары өстендә бер генә көн эшләмәүләре күренеп тора. Бу чын осталар шәһәрчеген хәтерләтте. Тимур Дәүләтшин җыйган эретеп- ябыштыру аппараты тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Ул Олег Горбунов җитәкләгән техника дизайны түгәрәгенә өч ел йөри. Аның иҗат эше Казан шәһәрендә шундый ук күргәзмәдә өченче урынны алды. Өченче мәктәп фәнни-техника сәнгатенең база мәйданчыгы булып тора.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев