Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Музейда – тәүлек әйләнәсе

Аксубай районында Халыкара музейлар көнен тәүлек буена сузылган киң күләмле чара белән билгеләп уздылар. Бу көнне музей кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк һәм куас белән каршы алды, моңлы көйләр тынып тормады. Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда бәйрәм көне "Ефәк юл буйлап" китабын тәкъдир итүдән башланды. Бу китапта уникаль риваятьләр һәм туган якны...

Аксубай районында Халыкара музейлар көнен тәүлек буена сузылган киң күләмле чара белән билгеләп уздылар.



Бу көнне музей кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк һәм куас белән каршы алды, моңлы көйләр тынып тормады. Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда бәйрәм көне "Ефәк юл буйлап" китабын тәкъдир итүдән башланды. Бу китапта уникаль риваятьләр һәм туган якны өйрәнү түгәрәгенә йөрүчеләр тарафыннан иллюстрацияләнгән безнең як хикәятләре тупланган.
Шулай ук музейга нигез салучы Василий Волков истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Ачылу тантанасында безнең як мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калуда ярдәм күрсәткән Аксубай туган якны өйрәнү музееның иң якын дуслары катнашты.


- Туган якны өйрәнү музее күп еллар дәвамында Аксубай районының визит карточкасы булып тора, - диде музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга килгән район башлыгы Камил Гилманов. - Әлеге зур булмаган коллектив аксубайлыларны һәм район кунакларын үзенә җәлеп итеп, төрле мәдәни чаралар үткәрү, үзен республика һәм ил күләмендә таныту мөмкинлегенә ия. Әлеге өлкәдә тарихка мөкиббән киткән кешеләр генә эшли аладыр. Сезгә күп көч сорый торган һәм киләсе буыннар өчен мөһим булган хезмәтегез өчен рәхмәт.

Аксубай туган якны өйрәнү музее 1987 елда техник-кәсеп училищесының тулай торак бинасында ачыла. Музейга нигез салучы - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Василий Волков. Аннары 17 ел дәвамында музей белән Галина Бобкова идарә итә. Хәзер музей коллективында биш иҗат кешесе эшли. Болар Миләүшә Ганиева, Наталья Краснова, Галина Бобкова, Светлана Семенова һәм җитәкчеләре Әлфия Нурхамәтова. Сүз уңаеннан, Әлфия Рәшитовна - районда беренчеләрдән булып, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы булу бәхетенә иреште.


Музей директоры Әлфия Нурхамәтова үз чиратында ДОСААФ җитәкчесе Петр Волковка, депутат Марс Гимадиевка, мәдәният һәм мәгариф бүлекләренә хезмәттәшлек, рухи һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәт белдерде.


Төштән соң да музейда халык күп иде. Зур залда балалар урнашты. Өченче мәктәп укучылары сыйныф җитәкчеләре Татьяна Удиярова белән берлектә тарихи экспонатлар белән таныштылар, безнең якның үткәне турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр. Викторина вакытында балалар тарих өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Уеннар да, кече Сабантуй да бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. Бу мизгелнең үзенчәлеге тагын шунда да әле: әлеге сыйныф укучысы Юлия Егорова "Ефәк юл буйлап" китабын иҗат итүдә катнашкан. Анарда Юлиянең әкиятләргә һәм легендаларга ясалган сурәтләре урын алган. Музей директоры Әлфия Нурхамәтова аңа китапның бер нөсхәсен бүләк итте. Музейда район прокуратурасы хезмәткәрләре коллективы да экскурсиядә булды. Күршедә эшләүче китапханәчеләр "учак", яңа экспозицияләр һәм күргәзмәләр белән таныштылар. Кичке якта районның "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый берләшмәсе кич утырды. Ә иң кызыклы һәм күңелле мизгелләр арасында кичке "Сабантуй" булгандыр мөгаен. Музей территориясендәге бөтен тирә-якка татар, рус, чуаш телләрендә җырлар һәм халык моңнары яңгырады. Монда бары тик кызыксынып кына килгән кешеләр дә бәйрәм тантанасына кушылып, биеп күңел ачтылар. Уеннар һәм бәйгеләр дә халыкны үзенә җәлеп итте. Программа чәй табыны артында тәмамланды. Ә өстәлдә чәй яратучыларның төп атрибуты - кайнап торган самавыр хуҗа булып утырды.

Фотоларны монда карарга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/82--18052015.html http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/84--18052015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев