Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпкә – 100 ел: тарих битләреннән

Иске Кыязлы мәктәбе үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге мәктәптә ике меңгә якын кеше урта белем алган. Алар арасында танылган спортчылар һәм атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, галимнәр һәм эшмәкәрләр бар. ТАССР агарту халык комиссариаты фонды архивында 1921 ел өчен Чистай кантоны мәктәпләре анкеталарында Иске Кыязлы авылы мәктәбенең 1915 елның...

Иске Кыязлы мәктәбе үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә.



Әлеге мәктәптә ике меңгә якын кеше урта белем алган. Алар арасында танылган спортчылар һәм атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, галимнәр һәм эшмәкәрләр бар.

ТАССР агарту халык комиссариаты фонды архивында 1921 ел өчен Чистай кантоны мәктәпләре анкеталарында Иске Кыязлы авылы мәктәбенең 1915 елның 14 сентябрендә ачылганлыгы теркәлгән.


Баштан ул мәктәп-мәдрәсә була, мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдән аермалы буларак, алар ул вакыттагы барлык башлангыч фәннәрне үз эченә алган.
Иске Кыязлы авылына килгән беренче укытучы - ул Зыя Сафиулла улы Туктаров.


" Наданлыкны бетерү иң катлаулы бурыч иде. Нәкъ менә ул вакыттагы кыен чорда беренче укытучы Зыя Туктаров үзенең аң-белемен, Ленин эшенә тугрылыгын күрсәтте", - дип язалар Совет чорында.


Авыл аксакаллары раславынча, Туктаров килгәч кенә догалардан тыш, заманча фәннәр укытыла башлый. Рус телен дә беренче булып ул укыта.


1919 елда Иске Кыязлыга юллама буенча Гайшә исемле яшь укытучы килә. Тиздән ул Зыя Туктаровка кияүгә чыга һәм алар бергәләп аң-белем тарату эшен җәелдереп җибәрәләр. Сүз уңаеннан, ул вакытта волостьта "сәнәк восстаниесе" бара торган була. Баш күтәрүчеләр урыннарда продотрядчылар, Совет власте җитәкчеләре, укытучылар белән кискен эш итәләр. Туктаровларга да куркыныч яный, әмма алар эшләүләрен дәвам итәләр. Ата-аналарның, балалар урыслашты, диннән аерылдылар, дип мөгаллимнәрне гаепләүләре хәлне тагын да катлауландыра. Белем алуның ни дәрәҗәдә кирәк һәм мөһим икәнен аңлатырга кирәк була. Акрынлап мәдәният тә алга бара. Укытучылар балалар белән концертлар, спектакльләр әзерлиләр. «Зыя һәм Гайшә Туктаровлар янаулардан куркып калмыйча, үз эшләренә җаннары-тәннәре белән бирелгәннәр», - дип язылган аларның беренче укучылары Гата Сафиуллин истәлекләрендә.


Иске Кыязлыда беренче укытучыларны исем-фамилияләре белән беләләр һәм алар турындагы якты истәлек буыннан-буынга күчеп килә.


Алга таба мәктәп тулысы белән заманчага әверелә. Ә инде 1966 елда урта мәктәп булып формалаша.



- Без Иске Кыязлы мәктәбенең беренче чыгарылыш укучылары, - дип сөйли Хөсәен Вәлиәхмәтов. - Безгә кадәр сигезьеллык мәктәп иде. Үзебезнең мәктәбебездә укуыбызны дәвам итү мөмкинлеге пәйда булгач, шатланып туя алмадык. Сыйныфта төрле яшьтәге 27 укучы иде. Алдан җиденче, сигезенче сыйныфларны тәмамлаганнар да тугызынчы сыйныфка укырга килделәр. Ирек Камалов та безнең белән укыды. Без аның белән бер парта артында утырдык. Менә шул беренче чыгарылыштан без Рәшит Зәйдуллин белән югары уку йортына укырга керүчеләр булдык. Мин КДУның журналистика бүлегенә, Рәшит - КХТИга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев