Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпкә – 100 ел: мәктәпнең бүгенгесе

Бүген Иске Кыязлы мәктәбе искитмәле. Зур тәрәзәләр аша бина эченә җылы кояш нурлары сибелә. Монда 130 тәрәзә пластикка алыштырылган. 2013 елда мәктәпне капиталь ремонтлауга унөч миллион сумнан артык акча тотылды. Җитмеш сигез бүлмәара ишек алмаштырылган, ике мең квадрат метр түбә ябылган, беренче каттагы идән, җылыту системасы тулысы белән яңартылган. Бина...

Бүген Иске Кыязлы мәктәбе искитмәле. Зур тәрәзәләр аша бина эченә җылы кояш нурлары сибелә. Монда 130 тәрәзә пластикка алыштырылган.



2013 елда мәктәпне капиталь ремонтлауга унөч миллион сумнан артык акча тотылды. Җитмеш сигез бүлмәара ишек алмаштырылган, ике мең квадрат метр түбә ябылган, беренче каттагы идән, җылыту системасы тулысы белән яңартылган. Бина фасады металл сайдинг белән тышланган, бина кырыйлары буйлап бетон салынган. Иске агач койма яңасына алмаштырылган. Керү юлын чүкеп ясалган тимер капка бизәп тора. Мәктәп санузел белән җиһазландырылган.


Кырык урынга исәпләнгән балалар бакчасы да мәктәп түбәсе астына алынган.


- Төп ярдәмне безгә район башлыгы Камил Гилманов һәм бертуганнар Алмас, Илшат Заһидуллиннар күрсәтте, - дип сөйли Минзөфәр Мөдәрисов. - Чыгарылыш укучылары да булыштылар. Ул вакытта "Үзең белем алган мәктәпкә ярдәм ит" акциясе игълан ителгән иде һәм күпләр туган мәктәпләренә ярдәм күрсәтүдән читтә калмадылар. Ә кабинетларны ремонтлау укытучылар җилкәсенә төште. Әлбәттә инде, эчке бизәлешне коллектив үзе башкарды. Кайдадыр штукатурканы яңарттык, түшәм һәм идәннәргә плитәләр җәйдек, буядык, агарттык, пәрдәләр элдек... Гомумән, бик тырышып хезмәт куйдык.


Мәктәп музее да яңартылган. Элеккеге Хәрби дан почмагы тулы кыйммәтле музей комплексына әверелгән.

Бүгенге көндә мәктәптә 71 укучы белем ала.


Унтугыз укытучы белем бирә, шуның 13е - беренче квалификацион категорияле.


Минзөфәр Мөдәрисов 2010 елдан алып директор вазыйфасын башкара. Искекыязлылылар башлангыч сыйныф укытучылары Рәмия Дәүләтшина, Мәхтүмә Минсафина, Әлфия Волкова, Тәнзилә Хамәтвәлиеваны мактап телгә алалар. Алар үз эшләреннән тыш, җәмәгать эшләрен дә башкаралар.


- Безнең мәктәптә татар теле укытучысы Зөлфия Камалова бик көчле мөгаллимә, - дип ассызыклады укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, егерме еллык укытучылык стажы булган Фирдәвес Зәйдуллина. - Аның укучылары район һәм республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларда, әдәби бәйгеләрдә җиңү яулый. Бердәм республика тест нәтиҗәләре буенча да 80 процент белем сыйфатын күрсәттеләр. Безнең укучылар иҗатта да, спортта да көчле булулары белән аерылып торалар. Мисалга, Елизавета Куркина "Йолдызлык" фестивалендә чыгыш ясады. Егетләребез милли көрәш, волейбол, "Имин тәгәрмәч"тә уңышлары белән шатландыралар.


Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнур Әхмәтҗанова да оста педагог. Ул чирек гасыр гомерен мәктәпкә багышлаган. Математика укытучысы Гөлсинә Мөгыйнованың да хезмәт стажы җитәрлек, Гөлшат Гомәрова һәм Равил Әбраров та тәҗрибә туплыйлар.


Рус теленнән Зөлфия Әбрарова һәм Гүзәл Гәрәева белем бирәләр. Тарих фәнен укыту Искәндәр Мөгыйновка йөкләнгән.


Динә Хөснетдинова һәм Флера Әминова инглиз теленә өйрәтәләр. Владимир Башкиров һәм Самат Хәйруллин табигать фәннәрен укыталар. Алсу Гелметдинова балаларда сәнгатькә мәхәббәт уята, технология укытучысы Рифкат Мөдәрисовның педагогик стажы 24 елдан артык. Юлия Исаева, Фирдәвес Зәйдуллина, Нурсинә Сафиуллина башлангыч сыйныфларда балаларга белем бирәләр.


- Иске Кыязлы мәктәбе - борынгы һәм ихтирамга лаек татар мәктәпләренең берсе, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. - Җитәкчелек ярдәме белән мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Хәзер монда белем һәм тәрбия бирү өчен искитмәле шартлар булдырылган. Укытучылар коллективы һәм укучылар тотрыклы үсеш ала. Бүгенге көннең төп бурычы - укучылар санын саклап калу һәм арттыру. Бер гасырлык юбилей уңаеннан минем төп теләгем - мәктәптә балаларның шат авазы тынмасын иде, уңышлар һәм югары үрләр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев