Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм итте

Районның төп концерт залына мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында район газетасының элеккеге мөхәррире Александр Заварихин, мәдәният ветераннары Владимир Максимов һәм Николай Панюков, берничә ел дәвамында район мәдәният бүлеген җитәкләгән кешеләр дә бар иде. Тантанада музей системасы, балалар сәнгать мәктәбе, үзәкләштерелгән китапханә, клуб, район Мәдәният йорты белгечләре катнашты. Район...

Районның төп концерт залына мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында район газетасының элеккеге мөхәррире Александр Заварихин, мәдәният ветераннары Владимир Максимов һәм Николай Панюков, берничә ел дәвамында район мәдәният бүлеген җитәкләгән кешеләр дә бар иде.


Тантанада музей системасы, балалар сәнгать мәктәбе, үзәкләштерелгән китапханә, клуб, район Мәдәният йорты белгечләре катнашты.

Район җитәкчелеге исеменнән Мәдәният хезмәткәрләрен район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин тәбрикләде.

- Соңгы 8-9 елда мәдәният өлкәсендәге үзгәрешләрне билгеләп үтәсе килә. Кешеләргә шатлык өләшү белән бергә сез, әлеге еллар дәверендә көчегезне, шәхси вакытыгызны кызганмыйча, мәдәният учакларын да бизәдегез. Республика, Россия күләмендәге бәйгеләрдә уңышларга ирешәсез, урыннарда проектларны тормышка ашырасыз. Сезгә үрнәк алырлык кешеләр бар - мәдәният хезмәткәрләре арасында ихтирамга лаеклылар аз түгел, - диде район башлыгы урынбасары.

- Иҗади хезмәтегез өчен сезнең һәркайсыгызга рәхмәтемне белдерәм. Ирешкән уңышларда тукталып калмагыз, - дип хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов.

Район һәм авыл мәдәният учаклары, китапханә, музей хезмәткәрләре район мәдәниятын үстерүгә өлеш керткәннәре өчен билгеләп үтелделәр.

"Мәдәнияттагы казанышлар өчен" күкрәк билгесенә район Мәдәният йорты белгече Алик Большов лаек булды. Татарстан Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы белән китапханәчеләр Ирина Иванова, Гүзәл Сафина, Ирина Туйкина бүләкләнде. Үзәкләштерелгән китапханә хисапчысы Наталья Захарова, Иске Тимошкино мәдәният йорты директоры Полина Мулеева, балалар сәнгать мәктәбе тегүчесе Тамара Леверкина район Советының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Татьяна Кузьмичова, Зәйнәб Салихова, Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты директоры Татьяна Зайцева, Трудолюбово Авыл клубы методисты Гөлчәчәк Хәмидуллина, район Мәдәният йорты методисты Ирина Макарова, авыл китапханәләре китапханәчеләре Ирина Егорова, Равия Таһирова, Евгения Кожеманова Мәдәният бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Руфия Мостафинага, Наталья Красновага, Тәкъзимә Низамовага, район мәдәният бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек иткән Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаевка, район газетасының баш директор-мөхәррире Айдар Моратшинга һәм аның урынбасары Людмила Жареновага Мәдәният йортының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова, татар мәдәниятын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен, Фәймә Гатинаны, Мәдинә Зәйдуллинаны, музей хезмәткәрләре Наталья Краснова, Наталья Куштукованы бүләкләде.

Тантаналы мохитта "Елның иң яхшы хезмәткәре" бәйгесе җиңүчесе - абсолют җиңүче - Иске Тимошкино авыл мәдәният йорты режиссеры Наталья Кудряшова һәм бәйге призерлары - Елена Евлампьева, Алина Мудрова, Галина Майорова, Елена Краснова, Марина Якличева, Рәзим Морадыймов та бүләкләр алдылар. Бәйгедә катнашучыларга грамоталарны һәм шифаханәдә ял итү сертификатларын Ольга Копанева тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләренең профсоюзлар оешмасы рәисе Тамара Шугаева мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрикләп, Алик Большовка грамота тапшырды.

Татарстанның атказанган Мәдәният хезмәткәре, журналист, шагыйрь, прозаик, рәссам Александр Заварихин мәдәният хезмәткәрләренә багышланган шигырьләрен укыды, аларга иҗадый уңышлар һәм кешеләргә хезмәт итүдә саекмас энергия теләде. Төрле елларда мәдәният тармагын җитәкләгән һәм аның үсешенә өлеш керткән экс-җитәкчеләр Әлфия Рәхмәтуллина, Лидия Третьяк һәм Надежда Крайнова да тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев