Май чабу бәйрәменә
13 мартта Аксубайның үзәк мәйданында "Май чабу" бәйрәме үткәрелә. Бу датага әлеге бәйрәм йоласына туры китереп ясалган курчакларның "Май чабу әйлән-бәйләне" бәйге-күргәзмәсе оештырыла. Бәйгедә оешмалар, мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары, район авыл җирлекләре, гаиләләр катнаша ала. Курчакның биеклеге бер метр ярымнан ким бул-маска һәм ике метрдан артмаска, йолага туры...
13 мартта Аксубайның үзәк мәйданында "Май чабу" бәйрәме үткәрелә.
Бу датага әлеге бәйрәм йоласына туры китереп ясалган курчакларның "Май чабу әйлән-бәйләне" бәйге-күргәзмәсе оештырыла. Бәйгедә оешмалар, мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары, район авыл җирлекләре, гаиләләр катнаша ала. Курчакның биеклеге бер метр ярымнан ким бул-маска һәм ике метрдан артмаска, йолага туры китереп киендерелгән, тотрыклы нигезле булырга тиеш. Эшләр 13 март көнне бәйрәм башланганчы кабул ителә. Беренче-өченче урыннарны алган курчакларның өч авторы чагыштырмача ике, бер мең һәм биш йөз сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев