Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Лаеклыларга бүләк

Узган уку елы йомгаклары буенча районның иң яхшы педагогларын бүләкләү чарасы тантаналы мохиттә үтте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче Дипломын "Белем бирү оешмасын яңа 2015-2016 уку елына иң яхшы әзерләү" республика смотр-бәйгесенең зональ этабында җиңгән 3 санлы Аксубай урта белем бирү мәктәбе (директоры - Җәмилә Вәлиева) алды. Урта һәм...

Узган уку елы йомгаклары буенча районның иң яхшы педагогларын бүләкләү чарасы тантаналы мохиттә үтте.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче Дипломын "Белем бирү оешмасын яңа 2015-2016 уку елына иң яхшы әзерләү" республика смотр-бәйгесенең зональ этабында җиңгән 3 санлы Аксубай урта белем бирү мәктәбе (директоры - Җәмилә Вәлиева) алды. Урта һәм һөнәри белем бирү системасында озак һәм нәтиҗәле эш күрсәткәне өчен АТУТ укытучысы Олег Карпухин - "Мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен" күкрәк билгесенә ия булды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән Аксубай техникумының производствога өйрәтү осталары Алевтина Павлова һәм Рәфис Фатушев бүләкләнде. Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткән һәм озак еллар намуслы хезмәт куйган өчен "Мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән Иске Үзи урта белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Ирина Казакова, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән - Яңа Үзи төп мәктәбе директоры Тәслимә Идиятуллина, "Буратино" балалар бакчасы тәрбиячесе Лидия Кривохижа, Шәрбән төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сания Бикмөхәммәтова, "Колобок" балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Лодоркина бүләкләнде. 3 санлы Аксубай урта белем бирү мәктәбе укытучысы Наталья Купоровага, Яңа Дума урта белем бирү мәктәбе укытучысы Җәүдәт Вәлиуллинга, Савгач урта белем бирү мәктәбе укытучысы Галина Герасимовага физика елын үткәрү йомгаклары буенча район башлыгы Гранты алуга сертификатлар тапшырылды. "Иң яхшы физика кабинеты" муниципаль бәйге йомгаклары буенча 3 санлы Аксубай урта белем бирү мәктәбе, Савгач урта мәктәбе, Иске Ибрай урта мәктәбе бүләкләнде. "Колобок" (мөдире - Миләүшә Сөнгатуллина), "Кояшкай" (Алсу Заһидуллина), "Акчарлак" (Иске Кыязлы авылы, мөдире - Рузалия Җәлалетдинова) балалар бакчалары мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев