Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кызларның иң булганы

Аксубай лицееның чыгарылыш сыйныф укучысы Татьяна Ладанова һәрвакыт мәктәп горурлыгы булып торды. Яхшы билгеләренә генә укыганы, үзе белем алган мәктәп данын район һәм республика дәрәҗәсендә күптапкыр яклап төрле фән олимпиадаларында һәм бәйгеләрдә җиңүгә ирешкәне өчен генә дә түгел. Иң мөһиме ул-ихлас күңелле кеше, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган ышанычлы дус....

Аксубай лицееның чыгарылыш сыйныф укучысы Татьяна Ладанова һәрвакыт мәктәп горурлыгы булып торды.


Яхшы билгеләренә генә укыганы, үзе белем алган мәктәп данын район һәм республика дәрәҗәсендә күптапкыр яклап төрле фән олимпиадаларында һәм бәйгеләрдә җиңүгә ирешкәне өчен генә дә түгел.
Иң мөһиме ул-ихлас күңелле кеше, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган ышанычлы дус. Укытучылар, сыйныфташлары сөйләвенчә, Татьянага теләсә нинди серне дә ышанып сөйләргә була, әгәр ярдәм кирәк икән, ул беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузачак. Менә шундый күркәм кеше инде ул.
Укуга килгәндә, мәктәптә белем алган елларда Татьянаның бер генә яратмаган фәне дә булмады. Аңа бигрәк тә рус теле һәм әдәбияты ошый, китаплар укырга ярата, хәзерге вакытта исә бу сирәк күренеш. Укытучысы Гөлсинә Акулова сүзләренә караганда, Татьяна шигырьләр дә яза икән. Нечкә, романтик күңелле Татьяна вакытының бер генә минутын да бушка уздырмый, куйган максатына һәрвакыт ирешә. Тел белгече яки журналист булу теләге белән ул филология факультетына укырга керергә хыяллана. Әлеге юнәлештә беренче уңышлары да бар инде. Татьяна рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча 98 балл җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев