Күркәм йолага әверелгән бәйрәм
Ял көннәрендә Аксубай делегациясе Димитровград Сабантуенда катнашты. Ун елдан артык инде аксубайлылар әлеге якты сабан бәйрәмен димитровградлылар белән бергә үткәрә. Бу еллар дәвамында икътисад, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә тыгыз элемтә урнашты. Очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар, уртак семинарлар һәм башка файдалы чаралар ел әйләнәсе булып тора диярлек. Әйе, Димитровград шәһәренең Сабантуй мәйданы да...
Ял көннәрендә Аксубай делегациясе Димитровград Сабантуенда катнашты.
Ун елдан артык инде аксубайлылар әлеге якты сабан бәйрәмен димитровградлылар белән бергә үткәрә. Бу еллар дәвамында икътисад, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә тыгыз элемтә урнашты. Очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар, уртак семинарлар һәм башка файдалы чаралар ел әйләнәсе булып тора диярлек. Әйе, Димитровград шәһәренең Сабантуй мәйданы да елдан-ел гүзәлрәк, кунаклар исә күбрәк була бара.
Узган еллардан аермалы буларак, бәйрәмнең концерт программасын оештыру тулысынча аксубайлыларга йөкләнде. Бу очраклы да түгел, чөнки безнең артистлар әлеге еллар дәвамында күрше төбәк халкының күңелен яуларга өлгерде.
Мәдәният бүлеге, Балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан яхшы итеп әзерләнгән программа бу юлы да шәһәр кешеләрен битараф калдырмады. Безнең артистларны көчле алкышлар белән кабат-кабат сәхнәгә чыгардылар. Ә бәйрәм рәсми төстә ачылганчыга кадәр, район башлыгы Камил Гилманов рәислегендәге Аксубай районы делегациясе Ульян шәһәре җитәкчеләре, депутатлар һәм татар диаспоры вәкилләре белән очрашты.
Дәрәҗәле кунаклар сәхнәгә бәйрәмне рәсми төстә ачуга чакырылгач, безнең район вәкилләре аларны ипи-тоз, чәкчәк белән каршылады.
Бәйрәмне Ульян төбәгенең кануннар чыгару җыены рәисе урынбасары Игорь Тихонов ачты.
Ул аксубайлыларга Сабантуй бәйрәмен оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозовның Сабантуй белән котлавын ирештерде. Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм аксубайлылар исеменнән Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов катнашучыларның барысын да бәйрәм белән тәбрикләде.
- Хөрмәтле Димитровград шәһәре халкы, бу еллар агымында безнең арадагы тыгыз элемтә, сезнең җирлектә яки Аксубайда булсынмы, Сабантуй бәйрәмен үткәрү белән генә чикләнми, - диде Камил Камал улы. -Без барлык тармаклар буенча да элемтәләрне җәелдердек һәм бу үз нәтиҗәләрен бирә. Без сезнең уңышларыгызны күреп сөенәбез, шәһәр ямьләнә, гүзәлләнә бара, басу-кырлар гөрләп утыра - димәк мул уңышка нигез бар. Ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне саклап, йолаларны үтәргә тырышуыгыз сезне тагын да баерак итә.
Камил Гилманов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Димитровград халкына һәм кунакларга Сабантуй бәйрәме уңаеннан юлланган котлавын ирештерде.
Район башлыгы аксубайлылардан дуслык билгесе итеп Сабантуй хуҗаларына бүләкләр тапшырды.
Рәсми өлештән соң күңелле бәйрәм башланды. Сәхнәдә кабаттан безнең артистлар мактаулы урын биләде. Мәйданда Аксубайның туган якны өйрәнү музее һәм "Ак калфак" иҗтимаги берләшмәсе вәкилләре күргәзмәләр, мастер-класслар тәкъдим иттеләр, милли уеннар оештырдылар. "Сабантуй бәйрәме батырына бүләккә чиккән сөлге" мастер-классы аерым активлык белән үтте.
Безнең районнан егермедән артык спортчы мәйданда оештырылган төрле көч сынашуларда катнаштылар һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Гер күтәрүдә Рәис Бикулов беренчелекне алды. Ә милли көрәш, һәрвакыттагыча, Сабантуйның иң кызыклы, мавыктыргыч мизгеленә әйләнде. Монда Ульян, Самара шәһәрләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән иң көчле көрәшчеләр җыелды. Шуңа да карамастан, безнең батырлар, матур көрәш күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 40 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Айнур Төхвәтуллин, ә 60 килограммлы авырлык үлчәвендә Илсаф Сәйфуллин беренчелекне тотты. Үз категорияләрендә Илсур һәм Илнур Сафиннар да беренче урыннарны алдылар.
Көч сынашулар тәмамланганнан соң җиңүчеләр мәйдан хуҗалары һәм аксубайлылар делегациясеннән бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев