Китаплардан алып кул эшләренә кадәр
Урмандеево авыл китапханәсе ишекләре һәрвакыт ачык. Бирегә очраклы гына кергән кеше дә, кулына әдәбият тотып китә. Авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан китапханәгә кешеләр кибеткә барганда яки хастаханәдән кайтышлый да керә алалар. -Безнең авыл халкы китаплар укырга ярата, илдә барган вакыйгалар белән кызыксына, - дип сөйли китапханәче Татьяна Максимова. - Әмма...
Урмандеево авыл китапханәсе ишекләре һәрвакыт ачык.
Бирегә очраклы гына кергән кеше дә, кулына әдәбият тотып китә. Авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан китапханәгә кешеләр кибеткә барганда яки хастаханәдән кайтышлый да керә алалар.
-Безнең авыл халкы китаплар укырга ярата, илдә барган вакыйгалар белән кызыксына, - дип сөйли китапханәче Татьяна Максимова. - Әмма китапханәдә утырырга өлкәннәрнең вакытлары бик тыгыз. Алар кирәкле китапны алалар да, өйләренә ашыгалар.
Татьяна Владимировна җирле халыкның гадәтләрен белгәнгә, һәр китап укучыга карата авыл тарихына кагылышлы сорауларны алдан ук әзерли, элек яшәгән кешеләр хакында сораштыра. Аннан соң аларны темалар буенча бүлеп, аерым папкаларга язып куя. Әлеге мәгълүматларның киләчәктә төбәкнең үткәненә багышлап уздырылган төрле очрашулар, кичәләр өчен кирәк булуы бар. Димәк, китап алырга кергән саен, пенсионерлар үзләре дә сизмәстән, туган авыллары "елъязмасында" катнаша.
Китапханә өчен бүлеп бирелгән кабинет зур түгел. Әмма ул балаларның яраткан урыны. Төрле яшьтәге укучылар бирегә теләп йөриләр. Алар яңа әдәбият, даими басмалар белән танышалар. Балалар өчен биредә төрле түгәрәкләр, берләшмәләр оештырылган.
Башлангыч сыйныф укучылары һәм бакчага йөрүче балалар өчен "Китапчык дуслары" түгәрәге эшли.
-Һәр чарага без тематик китап күргәзмәсе эшлибез,- дип дәвам итә китапханәче. - Ошаган китап буенча укулар үткәрәбез. Сюжеттан образ (китап герое) сайлап алабыз һәм кул эшләре ясыйбыз. Болар балаларны бик мавыктыра. Кул эшләре белән шөгыльләнгәндә бөтен нәрсә эшкә җигелә: тукыма кисәкләре дә, кәгазь тартмалар да... Оста куллар белән дәресләр үткәрү өчен китапханәче барлык кирәкле материалларны да туплаган. Балалар үзләре эшләгән әйберләрне өйләренә алып кайтып, әти-әниләрен дә шатландыралар.
"Нәниләр" өстәл театры да эшләп килә. Яшь китап укучылар үзләре укыган әсәрләрне сәхнәләштерәләр, үзләре дә әкиятләр уйлап чыгарырга яраталар.
Без китапханәгә килгән көнне монда күрше Савгач авылыннан беренче сыйныф укучылары кунакка килгән иде. Алар да ниндидер кул эше белән мәшгуль булдылар.
Татьяна Владимировна күп балалы ана буларак, тәрбиягә бала алган һәм күп балалы гаиләләрнең "Якын кешеләр" клубын җитәкли. Аңа "кабул итүгә" районнан һәм башка районнардан тәрбиягә бала алырга теләүче гаиләләр килә. Аларны юридик һәм методик характердагы сораулар кызыксындыра. Бергәләп аларга җаваплар табалар - китапханәдә бала һәм ана хокукларына кагылышлы яңа махсус әдәбият бар. Төрле дәрәҗәдәге очрашуларда, кабул итүләрдә катнашып, Татьяна Владимировна аннан әлеге тема буенча методик материаллар алып кайта. Бүгенге көндә китапханәдә гаилә командалары катнашачак әкиятләр бәйгесенә әзерлек бара. Бу да шулай ук кызыклы һәм мавыктыргыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев