Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Китапханәгә аралашу өчен

Хәзерге заманда китапханә мәдәни ял итү һәм мәгълүматлар үзәге булып тора. Ә авыл кешеләре өчен бөтенләй дә. Кәкре Күл авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан китапханәгә, бигрәк тә соңгы елларда, ремонт таләп ителде. Узган елның җәендә ул, ниһаять, төзекләндерелде. Моның өчен китапханәче Марина Анищенкога ремонт эшләрен үзенә башкарырга туры килде, һәм...

Хәзерге заманда китапханә мәдәни ял итү һәм мәгълүматлар үзәге булып тора.


Ә авыл кешеләре өчен бөтенләй дә. Кәкре Күл авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан китапханәгә, бигрәк тә соңгы елларда, ремонт таләп ителде. Узган елның җәендә ул, ниһаять, төзекләндерелде. Моның өчен китапханәче Марина Анищенкога ремонт эшләрен үзенә башкарырга туры килде, һәм тырышлыгы юкка булмады. Яңартылган китапханәдә бирегә килүчеләрне кабул итү өчен уңайлы шартлар туды. Монда җылы, якты.

Марина Васильевна үзенең күңелендә йөрткән бинаны үзгәртеп бизәү хыялын тормышка ашырды. Шул рәвешле «Минем Татарстаным», «Балалар почмагы», бирегә килүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән китап-журналлар күргәзмәсе пәйда булды. Бирегә балалар да, олылар да теләп киләләр, китапларны өйгә алып китеп укыйлар, журналлар актарып утыралар.

-Монда эшләве дә күңелле, бездә бит хәзер җиһазлар да яңа. Иң мөһиме, китап сөючеләр бик канәгать.

Китапханә фондында төрле яшьтәге китап укучыларның таләпләрен канәгатьләндергән 8 меңнән күбрәк китап бар. Пенсионерларны - Бөек Ватан сугышы турындагы, хатын-кызларны - мәхәббәт романнары, балаларны әкиятләр, энциклопедик әдәбият кызыксындыра.

Бина хуҗабикәсе, татар язучылары әсәрләренең иң яратып укылган китаплар булуын билгеләп үтте. Авыл кешеләре бирегә кызыклы хәлләр турында белергә генә түгел, ә бер-берсе белән очрашып сөйләшер, аралашыр, кәефләрен күтәрү өчен дә киләләр.

Яшьләр биредә төрле түгәрәкләрдә катнашалар. Марина Васильевна кул эшләре түгәрәкләре алып бара икән. Балалар кул астында булган материаллардан нинди генә эшләнмәләр ясамыйлар! Сүз уңаеннан, рекламалы шома кәгазьле буклет-журналлардан менә дигән декоратив кәрзиннәр килеп чыга...

Ә бәйрәм көннәрендә монда аерым җанлылык хөкем сөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев