Китапханәдә җәйге кәеф
"Илһам" клубының чираттагы утырышы җәйгә, җәйге кәефкә багышланды. Клуб җитәкчесе Фәһимә Гатина аңлатканча, клуб әгъзалары - олы яшьтәге кешеләр, аларга аралашу-очрашулар бик кирәк. Алар шигырьләр иҗат итәләр, бергә очрашкач, үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашалар. "Җәйге кәеф"кә безнең яраткан авторларыбыз җыелды. Фәһимә Гариф кызы интеллектуаль-кызыклы программа әзерләгән. Аңа яшь активистлар Аида...
"Илһам" клубының чираттагы утырышы җәйгә, җәйге кәефкә багышланды.
Клуб җитәкчесе Фәһимә Гатина аңлатканча, клуб әгъзалары - олы яшьтәге кешеләр, аларга аралашу-очрашулар бик кирәк. Алар шигырьләр иҗат итәләр, бергә очрашкач, үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашалар. "Җәйге кәеф"кә безнең яраткан авторларыбыз җыелды. Фәһимә Гариф кызы интеллектуаль-кызыклы программа әзерләгән. Аңа яшь активистлар Аида Глезденева һәм Диләрә Салихова ярдәм итте. "Илһам" әгъзалары үзләре иҗат иткән шигырьләрдән тыш, Жуков, Есенин әсәрләрен дә укыдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев