Кире тапшырдылар
Дәүләт йомгаклау аттестациясе үтмәгән 9 нчы сыйныф укучылары һәм сынау нәтиҗәләреннән канәгать булмаганнар мәҗбүри фәннәрдән имтиханнарны кабат тапшырдылар. Дәүләт йомгаклау аттестациясен өстәмә этапта тапшыру өчен металлэзләгеч һәм видеокүзәтү җиһазлары белән җиһазландырылган имтихан үткәрү пункты оештырылды. Шулай итеп төп дәүләт имтиханын тапшыруны үткәрү процедурасы БДИ тапшыру процедурасына тиңләште. Математика һәм рус...
Дәүләт йомгаклау аттестациясе үтмәгән 9 нчы сыйныф укучылары һәм сынау нәтиҗәләреннән канәгать булмаганнар мәҗбүри фәннәрдән имтиханнарны кабат тапшырдылар.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен өстәмә этапта тапшыру өчен металлэзләгеч һәм видеокүзәтү җиһазлары белән җиһазландырылган имтихан үткәрү пункты оештырылды. Шулай итеп төп дәүләт имтиханын тапшыруны үткәрү процедурасы БДИ тапшыру процедурасына тиңләште. Математика һәм рус теленнән 11 аксубайлы һәм Нурлаттан 13 укучы имтиханнарны кабат тапшырды. Математикадан нәтиҗәләр дә билгеле инде. Күпләр минималь чикне уздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев