Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ихтирам йөзеннән – гөлләмә

Район башлыгы Камил Гилманов бу көннәрдә туган як турында басылып чыккан китап авторы Ирина Степановада кунакта булып кайтты. Күптән түгел Ирина Михайловна сеңлесе Валентина белән берлектә "Туган як буйлап сәяхәт" альбом-китабының өченче өлешен чыгарды - әлеге китап район авыллары тарихы, танылган якташлар турында. Ул район халкының гаилә архивларыннан алынган тасвирлы,...

Район башлыгы Камил Гилманов бу көннәрдә туган як турында басылып чыккан китап авторы Ирина Степановада кунакта булып кайтты.

Күптән түгел Ирина Михайловна сеңлесе Валентина белән берлектә "Туган як буйлап сәяхәт" альбом-китабының өченче өлешен чыгарды - әлеге китап район авыллары тарихы, танылган якташлар турында. Ул район халкының гаилә архивларыннан алынган тасвирлы, әһәмиятле, бәһасез фотосурәтләр белән бизәлгән. Бу очрашуны оештыру өчен берничә сәбәп бар иде.
Ирина Степанованы узган елда Чуашстанның Язучылар берлегенә кабул иттеләр, Татарстанда Валентина Михайлова белән уртак иҗатлары Президент дәрәҗәсендә бәяләнде - бертуганнарның иҗат җимеше Татарстанның иң яхшы инновацион проектлары унлыгына керде һәм акчалата премиягә лаек дип табылды. Ә өченчедән, Ирина Михайловнаның туган көне моңа сәбәп булды.
Якташларыбыз Ирина Степанованы китаплар авторы һәм көчле шәхес (менә ничә ел инде ул куркыныч авыру белән көрәшә һәм урын өстендә ята) буларак кына түгел, шул ук вакытта ягымлы һәм ярдәмчел, кешеләрнең проблемаларына карата битараф булмаган кеше буларак та беләләр. Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская да аңа узган елда кеше хокукларын яклауда актив гражданлык позициясе күрсәткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырган.
Элеккеге укытучыга авыр хәлләрдә калган авылдашлары киңәш сорап шалтыраталар, килеп хәлен беләләр. Ирина Михайловна вакытының күп өлешен туган якны өйрәнүгә багышласа да, һәркемгә дә ярдәм итәргә тырыша. Хәзерге вакытта бертуганнар тагын бер проект өстендә эш алып баралар. Бүгенге көндә аның йөрәге авыл халкының табыну урыны саналган Кызлар аланын төзекләндерү өчен борчыла.
- Мине сезнең тормышка карашыгыз сокландыра, - дип билгеләп узды район башлыгы Камил Гилманов, туган көн уңаеннан аңа чәчәкләр тапшырып. Сез районда булган барлык вакыйгалардан хәбәрдар. Сезнең тарихка һәм бүгенгегә булган кызыксынуыгыз, һәрнәрсәгә үз карашыгыз һәм һәр проблемага үз чишү юлларыгыз бар.
Ирина Михайловна, чыннан да, бар нәрсәдән хәбәрдар - ул безнең газета битләреннән халык җыеннарының тәмамлануына, мәдәният, авыл хуҗалыгы, мәгариф эшчәнлекләренә анализ ясап, үз фикерен белдерде.
-Авылда бернинди дә проблема юк икән, димәк, анда алга китеш тә күзәтелми. Шулай да кайберәүләргә булган нәрсәне кадерләргә өйрәнергә, кул сузып соранып йөрергә түгел, - дип билгеләп үтте Ирина Михайловна.
Ул район башлыгы Камил Гилмановка үзенең иҗади фикерләрен чынга ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтте, ә Камил Гилманов үз чиратында авторга алдагы проектларында да ярдәм итәргә вәгъдә бирде, чөнки Ирина Степанова Аксубай районы тарихы һәм кешеләре турында яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев