Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң яхшы ун мәктәп арасында

Бүгенге авыл мәктәбе нинди ул? Авыл мәктәбе - ул барлык кирәкле заманча җиһазлары булган, замана белән бергә атлау өчен укытучылары даими кабат әзерлек үтеп торган һәм укучылары искиткеч уңышлары белән сөендергән киләчәге булган белем бирү оешмасы. Чуаш Енорускиносы мәктәбе, мисалга, быел республиканың иң яхшы 100 мәктәбе арасына керде һәм рейтингта...

Бүгенге авыл мәктәбе нинди ул?


Авыл мәктәбе - ул барлык кирәкле заманча җиһазлары булган, замана белән бергә атлау өчен укытучылары даими кабат әзерлек үтеп торган һәм укучылары искиткеч уңышлары белән сөендергән киләчәге булган белем бирү оешмасы.


Чуаш Енорускиносы мәктәбе, мисалга, быел республиканың иң яхшы 100 мәктәбе арасына керде һәм рейтингта 7 нче урынны алып тора. Рейтинглаштыруда рус теле һәм математика буенча БДИ нәтиҗәләре, БДИ бирә алмаган чыгарылыш укучылары исәбе, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны исәпкә алынды.


-Авыл мәктәбе - ул балалар белем алган урын гына түгел, ул шулай ук барлык халыкны берләштергән социаль-мәдәни үзәк тә, -дип сөйли Чуаш Енорускиносы мәктәбе директоры Валентина Рябова. - Безнең хезмәт - барысының да күз алдында. Мәктәп бай эчтәлекле, кызыклы тормыш белән яши. Монда спорт секцияләре, өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшли. «Имәнкәй» мәктәп урманчылыгы күптапкыр Республика смотр-бәйге җиңүчесе булды.
Мәктәп һәр елны авыл җирлеге белән берлектә сугышчы-әфганчы Владимир Маркин истәлегенә чаңгы ярышлары оештыра. Гомумән, Енорускино авылы балалары спортны, бигрәк тә җиңел атлетиканы үз итәләр, барлык төр ярышларда да актив катнашалар. Димәк, мәктәптә укучыларга сыйфатлы белем бирү турында гына түгел, ә сәламәтлек турында да кайгырталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев