Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң яхшы укытучы

3 нче Аксубай урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Дәүләтшина «Ел укытучысы-2013» бәйгесенең муниципаль этабында абсолют җиңүче булды. Бәйгедә җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы Аксубай лицеенда үтте. Бүләкләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, ИМЦ директоры Дмитрий Павлов катнашты. «Ел укытучысы» бәйгесе елдан-ел куәт ала бара,...

3 нче Аксубай урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Дәүләтшина «Ел укытучысы-2013» бәйгесенең муниципаль этабында абсолют җиңүче булды.


Бәйгедә җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы Аксубай лицеенда үтте. Бүләкләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, ИМЦ директоры Дмитрий Павлов катнашты.
«Ел укытучысы» бәйгесе елдан-ел куәт ала бара, яңадан-яңа исемнәр пәйда була. Ул иң-иңнәрне генә ачыклап калмый, барлык мөгаллимнәр өчен дә камилләшү өчен яхшы этәргеч булып тора. - Мәктәп һәрвакыт безнең җәмгыятебез нигезен тәшкил иткән ышанычлы фундамент булып торды,-дип билгеләп үтте Сергей Александров.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Әмирҗан кызы Дәүләтшина (рәсемдә) Аксубай районының иң яхшы укытучысы буларак үзенең исеме яңгырагач, күз яшьләрен тыеп кала алмады. Аның педагоглык эшчәнлегендә 13 еллык хезмәт стажы бар. Әмма бәйгедә җиңүгә ирешү аның өчен көтелмәгән вакыйга булган. «Бездә интеллигентлы, талантлы педагоглар күп, мине хуплаганнары өчен рәхмәтем чиксез»,-дип өстәде ул. Аның җитәкчесе - 3 нче Аксубай урта мәктәбе директоры Җәмилә Вәлиева Ләйсән бәйгегә озак вакыт һәм җитди хәзерләнде, дип билгеләп үтте. Аңа зур җаваплылык өстәлде, чөнки үткән ел шул ук мәктәп вәкиле Лилия Хуҗиәхмәтова муниципаль этапта җиңү яулаган иде. Ләйсән ышанычны югалтмады. Аңа Мактау грамотасы, район башлыгы грантын алуга сертификат һәм теплоходта сәяхәт итүгә путевка тапшырылды. Ул әлеге бәйгенең республика дәрәҗәсендәге турында район данын яклаячак.
2 нче Аксубай мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Васиковага һәм Түбән Баланда «башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» комплексының башлангыч сыйныф укытучысы Надежда Копанева призерлар булдылар. Аксубай лицееннан сынлы сәнгать укытучысы Альбина Гиззәтуллина һәм Кәкре Күл урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Архипова район бәйгесе лауреатлары итеп танылдылар. Алар да район башлыгы грантын алачаклар.
-«Бәйгедә катнашу теләгеннән алып, бүгенге бәйрәмгә кадәр зур һәм катлаулы юл үтелгән. Дулкынлану, зур хезмәт, яңалыклар артта калган, кемдер үзендә канәгатьсезлек хисләре кичергәндер. Әмма бу үсешкә һәм үзкамиллеккә этәргеч булып тора да инде. Ә җиңүчегә республика күләмендә сынау үтү көтелә, без аның яхшы нәтиҗәләргә ирешүенә ышанабыз»,-дип белдерде Әминә Вәлиуллина. Ул «Үз эшенең остасы» номинациясендә-Зоя Крайновага (Яңа Аксубай мәктәбе), «Иң яхшы дәрес» номинациясендә-Наталья Коновага (Иске Ильдеряк мәктәбе), «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә-Светлана Никоновага (Чув. Енорускино мәктәбе), «Укытучы-һөнәр остасы»-Галина Герасимовага (Савгач мәктәбе), «Укытучы-тәрбияче»-Татьяна Самаренкинага (Иске Мокшино мәктәбе) бүләкләр тапшырды.
ИМЦ директоры Дмитрий Павлов та бәйгедә катнашучыларны, аларның җитәкчеләрен, коллегаларын котлады. «Шәфкатьлелек һәм илһам» номинациясендә җиңүче Вера Шишкина (Карасу мәктәбе), «Укытучылар йоласына тугры калып»-Оксана Калмыкова (Трудолюбово мәктәбе), «Укытучы-иҗатчы»-Галина Мельникова, «Укытучы-новатор»-Лилия Шәрифуллина (Шәрбән мәктәбе), «Укытучы-остаз»-Фидания Камалова (Яңа Ибрай мәктәбе) директор кулыннан грамоталар алдылар. Җитәкчелек, бәйгедә катнашучылар бәйгене яңа дәрәҗәдә оештырганнары өчен Аксубай лицее коллективына һәм директор В.Миронкинга рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев