Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Иң яхшы остазны сайладылар

"Ел остазы" һәм "Иң яхшы өстәмә белем бирү укытучысы" республика бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды. Анда районның барлык мәктәпләреннән йөздән артык мөгаллим катнашты. -Безне бер максат берләштерә - лаеклы гражданнар тәрбияләп үстерү, - дип сәламләде җыелучыларны бәйгене ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Сыйныф җитәкчесе, педагог-оештыручы, өстәмә белем...

"Ел остазы" һәм "Иң яхшы өстәмә белем бирү укытучысы" республика бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды.


Анда районның барлык мәктәпләреннән йөздән артык мөгаллим катнашты.

-Безне бер максат берләштерә - лаеклы гражданнар тәрбияләп үстерү, - дип сәламләде җыелучыларны бәйгене ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Сыйныф җитәкчесе, педагог-оештыручы, өстәмә белем бирү укытучысы - болар балаларга тәрбия бирүче, укучылар арасындагы уңайлы мохит өчен җаваплы кешеләр. Сезгә авыр хезмәтегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова катнашучыларны сәламлап, чараны оештырган өченче мәктәп директоры һәм коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде.

Тантаналы өлештән соң бәйге өлеше башланды. Читтән торып катнашкан 33 оештыручы-педагог арасыннан дүртесе генә финалга чыкты. Болар Сөнчәле гомумбелем мәктәбеннән Алексей Калуков, 3 нче Аксубай мәктәбеннән Елена Селиванова, Иске Мокшино гомумбелем мәктәбеннән Рузилә Нигъмәтуллина, 2 нче Аксубай мәктәбеннән Светлана Башатова.

Алар "Минем педагогик фикерем" үзтәкъдирләү белән чыктылар. Бәйгедә катнашучылар биш минут эчендә үзләренең төп мөгаллимлек идеяләрен, тормыш өстенлекләрен, балаларга, хезмәттәшләренә, һөнәрләренә карата мөнәсәбәтләрен ачып бирделәр. Алга таба балалар иҗтимагый оешмасы һәм белем бирү оешмасы укучыларының үзидарә органы эшчәнлеге программаларын яклау булды. Катнашучылар "Методик эшләнмә" ачык дәресе үткәрделәр.

Жюриның бердәм карары белән "Ел остазы" номинациясендә Алексей Калуков абсолют җиңүче булды. Аның педагогик стажы - 15 ел. Алексей Владимирович бәйгенең зональ этабында Аксубайны тәкъдим итәчәк.

Өстәмә белем бирү педагоглары арасында да шулай ук дүрт финалчы сайланды. Болар 2 нче мәктәптән Светлана Ванюкова һәм Геннадий Горбунов, Аксубай лицееннан Альбина Аюпова һәм Емелькино мәктәбеннән Алексей Никитин.

Алар да шулай ук жюри хөкеменә "Үзтәкъдирләү" тәкъдим иттеләр, белем бирү программаларын якладылар, ачык дәресләр үткәрделәр.

Светлана Ванюкова иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы булды. Ул 19 еллык стажы булган физика һәм математика укытучысы.

-Ул тәртип белән эш итә торган, таләпчән һәм актив укытучы, - дип характерлый җиңүчене икенче мәктәп директоры урынбасары Флера Фәхретдинова. - Ул алып барган "Яшь физик" түгәрәге занятиеләрендә үзеңнең сәләтеңне ачу өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашалар. Өстәмә белем бирү педагогы шундый максатлар өчен эшләргә тиеш тә инде.

Светлана Александровна шуңа охшаш республика бәйгесенең зональ этабында район данын яклаячак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев