Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Иң мөһиме – йөрәкләрдә ялкын кабызу

3 нче Аксубай урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Надежда Рябова елның иң яхшы укытучысы булды. "Иң яхшы укытучы - 2016" муниципаль бәйгенең тәмамлау этабы төгәлләнде. Бәйгенең читтән торып үткәрелгән турында районның барлык мәктәпләреннән 36 укытучы катнашты. Финалга исә 7 кеше чыкты. Болар Түбән Баланда комплексының башлангыч сыйныфлар укытучысы Надежда Копонева,...

3 нче Аксубай урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Надежда Рябова елның иң яхшы укытучысы булды.


"Иң яхшы укытучы - 2016" муниципаль бәйгенең тәмамлау этабы төгәлләнде. Бәйгенең читтән торып үткәрелгән турында районның барлык мәктәпләреннән 36 укытучы катнашты. Финалга исә 7 кеше чыкты. Болар Түбән Баланда комплексының башлангыч сыйныфлар укытучысы Надежда Копонева, Иске Үзи мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Надежда Артамонова, Аксубай лицееннан информатика укытучысы Марина Мишанина, 2 нче Аксубай урта мәктәбеннән тарих укытучысы Татьяна Удиярова, Кәкре Күл мәктәбеннән география укытучысы Маргарита Федорова, Иске Кыязлы мәктәбеннән татар теле укытучысы Зөлфирә Камалова һәм Надежда Рябова.

Финалга чыгучылар үзләренең иң яхшы дәресләрен һәм мастер-класслар, һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

Район укытучылары арасында Надежда Рябова иң яхшы мөгаллимә дип табылды.

-Укытучы - ул серле һәм шул ук вакытта аңлата алмаслык катлаулы һөнәр, - дип саный Надежда Васильевна. - Күпләр минем белән килешмәскә мөмкин. Белем бирү методикасына өйрәнергә (баланың психологиясен аңларга, философия карашлы булырга. Тик ышаныгыз, бу иң мөһиме түгел. Балага үзең белгәнне өйрәтергә, аларны берләштерергә һәм "йөрәкләренә ялкын салырга" кирәк. Ә инде "ялкын салу" өчен үзең үрнәк булырга тиеш. Илнең киләчәген ышандырырып тапшырырлык балалар тәрбияләр өчен мин үзем кызыксынучан шәхес булырга тиешмен. Муниципаль этап призеры Татьяна Удиярова булды.

-Укытучыларга "проблемалы" балалар белән эшләве авыр, - дип уртаклаша фикерләре белән Татьяна Валерьяновна. - Безгә балалар өчен уңай мохит тудырырга, аның кимчелекләрен онытырга, укучының уңай якларын, аның перспиктивалы уңай үсеш юнәлешләрен генә күрергә кирәк. Мәктәпкә килгән бала профессор яки академик булырга тиеш түгел бит инде.Тик ул үзен "проблемалы" түгел, ә бәхетле һәм уңышлы бала итеп сизәргә тиеш.

"Педагогия дебюты" номинациясендә Марина Мишанина җиңүче булды.

-Минем өчен иң зур бүләк - дәрестә балаларның очкын чәчеп торган күзләре, - дип сөйли Марина Михайловна. - Балалар шатлыклары һәм кайгылары турында минем белән уртаклашалар. Барысын да тыңларга һәм аңларга вакыт кына кирәк. Мин дә алардан күп нәрсәгә өйрәнәм. Мәктәптә узган һәр көн үзенчәлекле.

Призер һәм җиңүче укытучылар мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр.

Маргарита Федорова һәм Зөлфия Камалова муниципаль этап лауреатлары, Надежда Копонева - "Педагогия гореф-гадәтләренә тугрылык" номинациясендә, Надежда Артамонова "Иң яхшы дәрес" номинациясендә җиңүче булдылар.

Надежда Рябова, Татьяна Удиярова һәм Марина Мишанина Аксубайны "Ел укытучысы" республика бәйгесенең төбәк этабында тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев