Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хәерле юл, мәктәпне тәмамлаучылар!

Гомумрайон чыгарылыш балы иң якты һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен, аеруча да мәктәпне тәмамлаучы 229 укучы өчен. Китапханә алдындагы мәйдан төрле төсләргә күмелгән - матур киенгән кызлар, көяз егетләр, дулкынланучы ата-аналар һәм укытучылар кулында шарлар. Сүз уңаеннан, быел мәктәпне тәмамлаучы күпчелек кызлар озын күлмәк кигәннәр иде. Бәйрәм рухын тантананы алып...

Гомумрайон чыгарылыш балы иң якты һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен, аеруча да мәктәпне тәмамлаучы 229 укучы өчен.



Китапханә алдындагы мәйдан төрле төсләргә күмелгән - матур киенгән кызлар, көяз егетләр, дулкынланучы ата-аналар һәм укытучылар кулында шарлар. Сүз уңаеннан, быел мәктәпне тәмамлаучы күпчелек кызлар озын күлмәк кигәннәр иде.


Бәйрәм рухын тантананы алып баручы Надежда Мишина һәм артистлар күтәрделәр. Концерт программасын Виола һәм Линда Гафиятовалар ачты. Кызлар, үсеп җиткән егет-кызларга мәктәптә беренче адымнарын ясауларын хәтерләтеп, "Топ, топ, топает малыш" дигән җырны башкардылар.


- Бу көнне сез гомер буена истә тотарсыз, - дигән сүзләр белән башлады тәбрикләвен район башлыгы Камил Гилманов. - Сез аны озын уку еллары буена көткәнсездер. Унбер ел дәверендә укытучыларыгыз сезне озын тормыш юлына алып барганнар. Хәерле юл сезгә, хыялларыгыз тормышка ашсын, куйган максатларыгызга ирешегез. Үзегезгә ошаган һөнәр алып, район, республиканы үстерүгә үзегездән өлеш кертегез.


"Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән өчен" Камил Гилманов мәктәпне тәмамлаучы 36 кешегә Россия медален тапшырды. Алар 3 нче Аксубай урта мәктәбе, Савгач, Иске Тимошкино, Аксубай лицее, Емелькино мәктәбе, 2 нче Аксубай урта мәктәбе, Иске Ибрай, Кәкре Күл, Иске Үзи, Иске Ильдеряк, Чуаш Енорускиносы, Сөнчәле һәм Түбән Татар Майнасы мәктәпләренең элеккеге укучылары. Дүрт мәктәпне тәмамлаучы шундый ук республика медаленә ия булды.


Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина билгеләп үткәнчә, республика медаленә лаек булу өчен федеральдагыдан югарырак таләпләр куела - БДИ нәтиҗәләре һәм 11 сыйныфта алган "бишле"ләрдән тыш, унынчы сыйныфта да гел бишлеләр генә булуы зарур.


БДИ буенча югары балларга ирешкәне өчен Чуаш Енорускиносы мәктәбе җитәкчесе Валентина Рябова, кыйммәтле бүләк алу өчен сертификат белән бүләкләнде.


Рус теленнән БДИ буенча 100 балл алган 2 нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Ирина Савельева һәм аның әти-әнисе район башлыгы гранты һәм сертификат белән бүләкләнде.


БДИда 90 һәм аннан да күбрәк балл җыйган тагын 15 кешегә район башлыгы гранты тапшырылды.


Бу көнне хәер-фатыйха бирүчеләр күп булды. Даирә вәкилләре, ата- аналар, укытучылар чыгыш ясады. Ниһаять, иң дулкынландыргыч шарларны һавага очыру мизгеле якынлашты. Мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар теләк теләп, шарларны күккә очырдылар.


Аларның һәркайсының теләге бер - укырга керү.


- Мин Физик культура академиясендә укыячакмын, - дип хыялы белән уртаклашты мәктәпне быел тәмамлаучы дөнья чемпионы Диләрә Латыйпова.
Юлларыгыз якты һәм иркен булсын, кадерле мәктәпне тәмамлаучылар!

{gallery}/photoreportaj/25_06_2015{/gallery}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев