Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эшчән яшьләрне хуплыйлар

Татарстан Франция һәм Бельгиядән WorldSkills Competitionны үткәрү хокукын яулады. 2019 нчы елда эшче һөнәрләр буенча Чемпионат Казанда үтә. Россия 2019 нчы елда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын Казанда кабул итә. Мондый карарны дүшәмбе көнне Сан-Паулода WorldSkills International генассамблеесында халыкара жюри кабул итте. Татарстан делегациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде....

Татарстан Франция һәм Бельгиядән WorldSkills Competitionны үткәрү хокукын яулады.
2019 нчы елда эшче һөнәрләр буенча Чемпионат Казанда үтә.


Россия 2019 нчы елда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын Казанда кабул итә.
Мондый карарны дүшәмбе көнне Сан-Паулода WorldSkills International генассамблеесында халыкара жюри кабул итте. Татарстан делегациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны үз территорияләрендә кабул итү өчен Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәре дә көч сынашты, тик жюри әгъзаларының күбесе Казан өчен тавыш бирде.
Татарстан җитәкчелеге республиканың җитештерү предприятиеләре һәм вузлар белән берлектә эшче һөнәрләрне үстерүдә һәм популярлаштыруда зур кызыксыну күрсәтәләр. Узган ел Татарстанда биш ресурс үзәк барлыкка килде, быел тагын бишесе ачылачак. Республикада барлыгы 25 заманча җиһазланган ресурс үзәк ачылыр дип көтелә. Көллиятләр һәм югары уку йортлары җирле товар җитештерүчеләр белән уңай мөнәсәбәтләр урнаштырганнар.
Эшче һөнәрләргә кызыксыну уяту турыдан-туры икътисад үсешенә бәйле, ә ул Республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнеханов үз алдына куйган максатларның иң мөһиме.
- Безнең район механизаторларының өчтән бере яшьләр, - дип билгеләп үтте Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов. - Яшьләр Республика җитәкчелеге күрсәткән ярдәмне сизәләр, туган авылларыннан, Татарстаннан читкә китәргә теләмиләр. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче яшь белгечләр өчен җитди омтылыш бар: болар башлангыч 100 мең сум һәм бер ел дәвамында ай саен хезмәт хакына өстәлеп баручы биш мең сум акча. Моннан тыш, ипотека алганда өстәмә уңайлыклар тәкъдим ителә.
"Аксу Агро"ның яшь комбайнчысы Владимир Маркин сезонына 70 мең сум хезмәт хакы ала.
- Яхшы механизатор яшьме, яисә тәҗрибәлеме - аена 20-30 мең сум акча ала, - дип аңлатма бирде Хәлил Хәлимов, - шулай ук терлекчеләр дә. Соңгы ике елда 27 авыл хуҗалыгы белгече - ветеринар, агроном, инженер һ.б министрлыктан 100 мең сумлык грантлар алдылар. Алты кеше (шуларның өчесе яшьләр) якын арада "Эшен яңа гына башлаган фермер" программасы буенча дәүләт ярдәме алачак. Авылда керем алу мөмкинлеге зур, теләк кенә булсын.
Такталы авылыннан 21 яшьлек Дамир Максутов армиядән соң "Аксубай" агрофирмасына МТЗ тракторчысы булып урнашкан. Берничә айдан ук җитәкчелек аңа "Бюллер" техникасын ышанып тапшырган. Чәчү эшләре нәтиҗәләреннән чыгып, яшь Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлаган механизаторны кыйммәтле бүләк белән бүләкләгәннәр.
- Мин бик теләп туган авылымда калдым, - диде Дамир. - Хезмәт хакым әйбәт, үз эшемне яратам.
Механизаторның эш көне иртәнге җидедән башланып, кичке сәгать җидедә тәмамлана.
- Минем кәләшем мине хуплый, - дип елмая Дамир. - Без авыл һәм районның яңарганын күрәбез. Яңа социаль объектлар, авылларда спорт мәйданчыклары барлыкка килә, ягъни авыл халкына да инфраструктура таныш.
- Хәзер эшче һөнәрләр белән кызыксыну уяту мөһим һәм кирәкле эш - Республика җитәкчелегенең тырышлыгы да шуңа юнәлтелгән, эшчән яшьләрне хуплыйлар, һәм алар иртәгесе көнгә өмет белән карыйлар, - дип йомгак ясады УСХиП җитәкчесе Хәлил Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев