Денс-тайм–Бөтенроссия бәйгесе лауреаты
Самарада "Үз юнәлешең" дип аталган Бөтенроссия бәйгесе булып үтте. Район мәдәният йортының "Денс-тайм" хореография ансамбле спорт биюе номинациясендә катнашты. Ансамбль җитәкчесе Венера Краснова икенче ел инде физкультура укытучысы һәм тренер-акробат Сергей Богданов белән бергә эшли. Һәм шундый абруйлы бәйгедә җиңү - ул ике хореорграф һәм 14-15 яшьлек балалар төркеменең җентекле...
Самарада "Үз юнәлешең" дип аталган Бөтенроссия бәйгесе булып үтте.
Район мәдәният йортының "Денс-тайм" хореография ансамбле спорт биюе номинациясендә катнашты. Ансамбль җитәкчесе Венера Краснова икенче ел инде физкультура укытучысы һәм тренер-акробат Сергей Богданов белән бергә эшли. Һәм шундый абруйлы бәйгедә җиңү - ул ике хореорграф һәм 14-15 яшьлек балалар төркеменең җентекле хезмәт җимеше. Сикергечләр кулланып спорт биюен башкару жюри әгъзаларын таң калдырды һәм лаеклы бәяләнде. Нәтиҗәдә-"Денс-тайм" икенче дәрәҗә Диплом лауреаты булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев