Чигешләрне – күргәзмәгә
Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда "Чиккән сөлгем - Сабантуй батырына бүләгем" хатын-кызларның кул эшләреннән торган күргәзмә-бәйге уза. Күргәзмә-бәйгедә иҗат студияләре, түгәрәкләр, мәдәният һәм белем бирү учреждениеләренең башка иҗат коллективлары, осталар, укытучылар, төрле кул эшләре белән яратып шөгыльләнүчеләр катнаша ала. Күргәзмә хатын-кызларның төрле кул эшләрен җәелдерү, заманча технологияләр кулланып, төрле кул...
Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда "Чиккән сөлгем - Сабантуй батырына бүләгем" хатын-кызларның кул эшләреннән торган күргәзмә-бәйге уза.
Күргәзмә-бәйгедә иҗат студияләре, түгәрәкләр, мәдәният һәм белем бирү учреждениеләренең башка иҗат коллективлары, осталар, укытучылар, төрле кул эшләре белән яратып шөгыльләнүчеләр катнаша ала. Күргәзмә хатын-кызларның төрле кул эшләрен җәелдерү, заманча технологияләр кулланып, төрле кул эшләрен башкарган талантлы осталарны ачуны максат итеп куя.
Күргәзмәгә төрле ысуллар белән чигелгән эшләр, сөлгеләр һәм кулъяулыклар кабул ителә. Жюри кул эшләренең сыйфатлы һәм матур итеп башкарылган булуына, үзенчәлегенә бәя бирәчәк. Эшләр Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда 25 майга кадәр кабул ителә, автор турында мәгълүмат булу шарт.
Күргәзмәне ачу 4 июнь көнне район Сабантуенда ачу планлаштырыла. Мәгълүматларны 2-91-07 телефоны буенча алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев