Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

“Чиге булмаган балачак“ җиңүчеләрне билгеләде

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Чиксез балачак" XVIII Халыкара фестивале Республика этабының муниципаль дәрәҗәсенә йомгак ясалды. Рәсем ясау сәнгате һәм кулланма-сәнгать иҗатының "Балачакның ачык иле" бәйгесендә районның егерме ике укучысы катнашты. Жюри яшь төркемнәре һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр һәм призерларны билгеләде. "Дөнья халыклары әкиятләре" бәйгесе номинациясендә (иң яшь катнашучыларга 8-10 яшь...

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Чиксез балачак" XVIII Халыкара фестивале Республика этабының муниципаль дәрәҗәсенә йомгак ясалды.


Рәсем ясау сәнгате һәм кулланма-сәнгать иҗатының "Балачакның ачык иле" бәйгесендә районның егерме ике укучысы катнашты.

Жюри яшь төркемнәре һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр һәм призерларны билгеләде.

"Дөнья халыклары әкиятләре" бәйгесе номинациясендә (иң яшь катнашучыларга 8-10 яшь иде) икенче мәктәптән Илья Мясников эше иң яхшы дип табылды. Икенче урында өченче мәктәптән Александра Зюзина, өченчедә - Иске Ильдеряк урта мәктәбе укучысы Кирилл Сафаров.

11-13 яшьлек рәсем ясау сәнгатен яратучылар арасында шул ук мәктәптә белем алучы Дима Самохваловның эше үзенчәлеге белән аерылып торды. Иске Тимошкино мәктәбеннән Лиана Пилайкинаның эше икенче урынга лаек булды. Призерлар өчлеген икенче санлы Аксубай урта мәктәбеннән Яна Золина тулыландырды.

14-16 яшьлекләр арасында район үзәгенең икенче мәктәбеннән Кристина Ипеева әкиятләрне яхшы белүен күрсәтте, өстәвенә ул яраткан әсәрләре сюжетларын рәсемгә дә төшергән. Иске Үзи урта мәктәбе укучысы Ангелина Гаврилова жюри тарафыннан яхшы бәя алып, икенче урынга чыкты. Район үзәгенең икенче мәктәбеннән Рузилә Хәмидуллина өченче призер булды.

Жюри "Мин дөньяны рәсемгә төшерәм" номинациясендәге эшләрне кызыклы дип тапты. Призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - Аксубай лиценнан Елена Алексеева, икенче урында - икенче санлы Аксубай урта мәктәбеннән Кристина Сивкова.

"Оста куллар: иҗаттан осталыкка" номинациясендә кече яшьтәге укучылар искиткеч сәләтле булуларын күрсәттеләр. Иң осталары призерлар өчлегенә керде. Болар: Булат Вәлиуллин (Яңа Дума мәктәбе), Рәнис Минхаҗев (Иске Кыязлы мәктәбе), Алена Паненко (икенче мәктәп).

11-13 яшьлек балалар арасында Иске Ильдеряк урта мәктәбеннән Алла Антонова, Иске Кыязлы мәктәбеннән Диана Мәһдиева, Иске Үзи урта мәктәбе укучылары төркеме иң яхшылар дип табылды.

Ике яшькә өлкәнрәк конкурсантлар арасында Емелькино мәктәбеннән Татьяна Тимонова эше иң яхшысы булды. Икенче урында - Екатерина Купорова (икенче мәктәп), өченчедә - Иске Ильдеряк мәктәбеннән Валерия Зубкова.

"Туган як җәүһәре" номинациясе әйләнә-тирә мохитның иң матур урыннарын рәсемгә төшерүне үз эченә алды. Әлеге тема буенча иң матур эш Савгач мәктәбеннән Карина Кондратьеваныкы булды. Жюри карамагы буенча икенче Аксубай урта мәктәбе укучысы Юлия Золина эше икенче урынга лаек булды. Иске Мокшино мәктәбеннән Фирдәвес Гилфанованың эше өченче урын белән бәяләнде.

"Туган як сувениры" номинациясе эше авторлары фантазиягә бай булуларын исбатладылар. Жюри әгъзалары иң югары бәяне Иске Тимошкино мәктәбеннән Диана Аниськинаның эшенә бирде. Икенче урын икенче Аксубай урта мәктәбе укучыларына бирелде. Призерлар өчлегенә өченче Аксубай урта мәктәбеннән Алинә Хамәтшина да керде.

Эшләрнең иң-иңнәре Республика бәйгесендә тәкъдим ителәчәк.

Фото fullref.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев