Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Борынгы яз бәйрәме

Узган атнада З.Т.Шәрәфетдинов исемендәге Карасу мәктәбе базасында борынгы төрки халыкларның "Нәүрүз" бәйрәме үтте. Карасулылар әлеге бәйрәмне районда беренчеләрдән булып яңарттылар һәм ул бүген традиционга әверелде. Быел аны җирле мәктәп базасында үткәрделәр. Нәүрүз табигатьнең яңаруын, чәчү башлануын һәм тулаем яңа тормыш башлануын белдереп, яз көне 21-22 март көннәрендә бәйрәм ителә. Балалар...

Узган атнада З.Т.Шәрәфетдинов исемендәге Карасу мәктәбе базасында борынгы төрки халыкларның "Нәүрүз" бәйрәме үтте.


Карасулылар әлеге бәйрәмне районда беренчеләрдән булып яңарттылар һәм ул бүген традиционга әверелде. Быел аны җирле мәктәп базасында үткәрделәр.


Нәүрүз табигатьнең яңаруын, чәчү башлануын һәм тулаем яңа тормыш башлануын белдереп, яз көне 21-22 март көннәрендә бәйрәм ителә.
Балалар татарларның борынгы бәйрәмен, йолаларын җыр һәм биюләрдә чагылдырдылар. Аларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Балалар һәм авыл халкы өчен мондый бәйрәмне тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары Асия Юсыпова һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфия Борһанова оештырдылар.

Мәктәп директоры Алексей Буинский аларның балалар тәрбияләүдәге һәм гореф-гадәтләрне саклаудагы уңай ролен билгеләп үтте.
Җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәдәният бүлеге начальнигы Евгений Мартынов һәм «Бөтендөнья татар конгрессы»ның Аксубай бүлеге җитәкчесе Миңнеруй Хәбибуллина бәйрәм белән котлады.
Концерт башланганчы һәм концерттан соң тамашачыларны белен белән сыйладылар, балалар үзләре ясаган әйберләрдән сәүдә ярминкәсе оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев