Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Безнең музыкантлар беренчеләр

Арчада бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган Х нчы Республика балалар иҗаты бәйгесе узды. Бәйгедә дүрт йөздән артык яшь башкаручы фортепиано, кыллы музыка кораллары, курай, халык уен кораллары номинацияләрендә көч сынашты. Музыкаль ярыш хөкемдарлары төркемен ТР ның күренекле музыкантлары, халыкара бәйгеләр лауреатлары, Казан Дәүләт консерваториясе остазлары тәшкил итте. "Халык уен кораллары"...

Арчада бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган Х нчы Республика балалар иҗаты бәйгесе узды.

Бәйгедә дүрт йөздән артык яшь башкаручы фортепиано, кыллы музыка кораллары, курай, халык уен кораллары номинацияләрендә көч сынашты. Музыкаль ярыш хөкемдарлары төркемен ТР ның күренекле музыкантлары, халыкара бәйгеләр лауреатлары, Казан Дәүләт консерваториясе остазлары тәшкил итте.
"Халык уен кораллары" номинациясендә 50 баянчы һәм аккордеончы көчләрен сынап карадылар. Аксубайны район Мәдәният йорты баянчылары Илшат Яруллин, Дарина Маланчева, Ильяс Исмәгыйлев, Йосыф Рафиков (җитәкче Наилә Крайнова) тәкъдим иттеләр һәм сынатмадылар. "Кече төркем ансамбле" бәйгесе бүлегендә "МИ" - Маланчева һәм Исмәгыйлев дуэты бәйге кубогына һәм беренче урын өчен лауреат исеменә лаек булды. "Соло" бүлегендә Йосыф Рафиков (өлкән төркем), Дарина Маланчева (урта төркем), Ильяс Исмәгыйлев (кече төркем) - һәркайсы үзенең яшь төркемендә лауреат исеме алып , 2 нче урынга чыкты, Илшат Яруллинга диплом бирелде.
Яшь музыкантларны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа үрләр яулауларын телибез!
Фото https://encrypted-tbn3.gstatic.com/images?q=tbn:ANd9GcRk_rmnwDw8bndPD-aGhPF_ajm7mg0zl4cXQVi8mOXI56PVZyhB сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев