Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Без сәламәт яшәү рәвеше яклы

Мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән барлык спорт һәм бию чараларында теләп катнаштылар. "Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы акция чорында алар өчен "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" флеш-моб оештырылды, наркотикларның зарары турында видеотасма күрсәтелде. Спорт мәйданчыкларында күңелле стартлар, футбол матчлары, бадминтон, җиңел атлетика буенча ярышлар үтте. Отрядлар һәм...

Мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән барлык спорт һәм бию чараларында теләп катнаштылар.



"Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы акция чорында алар өчен "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" флеш-моб оештырылды, наркотикларның зарары турында видеотасма күрсәтелде. Спорт мәйданчыкларында күңелле стартлар, футбол матчлары, бадминтон, җиңел атлетика буенча ярышлар үтте.


Отрядлар һәм лагерьлар арасында "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" рәсемнәр бәйгесе, "Айболитта кунакта" викторинасы оештырылды. Наркотикларга каршы чараларны оештыруга барлык ведомстволар - мәгариф, мәдәният бүлекләре, МВД, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, район үзәк хастаханәсе, ДЮСШ, музейлар һәм китапханәләр җәлеп ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев