Бердәмлекне гәүдәләндерделәр
Әкиятләр, без күрергә гадәтләнгән якты образлар аша, дуслык, татулык, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек идеяләрен алга сөреп, аңлаешлы, гади тәрбия чыганагы булып торалар. Үзәк район китапханәләр системасы "Татарстан Республикасында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау" программасы кысаларында "Әкияттә татулык һәм дуслыкка ышаныч яши" конкурс-фестивален оештырды. "Дөньяда татулык һәм дуслыкка тиң бернәрсә дә юк", дигән...
Әкиятләр, без күрергә гадәтләнгән якты образлар аша, дуслык, татулык, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек идеяләрен алга сөреп, аңлаешлы, гади тәрбия чыганагы булып торалар.
Үзәк район китапханәләр системасы "Татарстан Республикасында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау" программасы кысаларында "Әкияттә татулык һәм дуслыкка ышаныч яши" конкурс-фестивален оештырды. "Дөньяда татулык һәм дуслыкка тиң бернәрсә дә юк", дигән сүзләр аның шигаре булып яңгырады.
Рус халык әкиятләрен татар, чуаш, мордва, марий, украин, нанай, ненец һәм япон халык әкиятләре алмаштырды.
Башка халыклар әкиятләрен сәхнәләштерү - бәйгенең төп шарты булып торды. Артистлар көй һәм слайдлардан файдаландылар, үзләре теккән ачык төстәге костюмнар шау-шулы бәйрәмне хәтерләтте.
Чара өч сәгать дәвам итте, һәр гаиләнең үзенә хас кабатланмас артистлык осталыгын ачыклау өчен жюрига җиде кат үлчәргә туры килде. Беренче урынны Түбән Баландадан Борисовлар һәм Мюдтан Вәлиевләр үзара бүлеште. Алар тәкъдим иткән "Төлке һәм торна" һәм "Куян баласы өе" әкиятләре кызыклы булды, анда катнашкан өлкәннәр дә, балалар да рольләрне оста уйнадылар. Икенче урынны тигез балл туплаган өч гаиләгә бирергә карар кылдылар. Болар Морадыймовлар (Иске Татар Адәмсуыннан), Павловлар (Яңа Тимошкинодан) һәм Гафиятуллиннар (Түбән Татар Майнасыннан). Өченче урынны Мифтәховләр (Татар Сөнчәлесе), Козловлар (Иске Савруш) һәм Архиповлар (Аксубай бистәсе) узара бүлеште.
Жюри гаиләләрнең костюмнар һәм декорацияләр әзерләүгә аерым якын килүләрен билгеләп үтте. Аларның барысы да лаеклы чыгыш ясады, алар барлык милләтләрнең дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндергән төрле әкиятләрне тәкъдим иттеләр. Әкиятләр фестивале милләтләр арасындагы туганлык җепләренең өзелмәс булуын тагын бер кат исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев