«Балкыш» талантларны барлый
Район Мәдәният йорты сәхнәсендә «Балкыш» үзешчән башкаручы ветераннар бәйгесенең район этабы үтте. Бу конкурс икенче ел үткәрелә һәм ул яңа талантларны ачыклап кына калмый, өлкәннәргә очрашып сөйләшү мөмкинлеге дә бирә. Шулай ук пенсиягә чыгу - тормышның яңа якларын ачып, үзеңнең яраткан шөгылеңә күбрәк вакыт бирергә мөмкин икәнен дә аңларга ярдәм...
Район Мәдәният йорты сәхнәсендә «Балкыш» үзешчән башкаручы ветераннар бәйгесенең район этабы үтте.
Бу конкурс икенче ел үткәрелә һәм ул яңа талантларны ачыклап кына калмый, өлкәннәргә очрашып сөйләшү мөмкинлеге дә бирә. Шулай ук пенсиягә чыгу - тормышның яңа якларын ачып, үзеңнең яраткан шөгылеңә күбрәк вакыт бирергә мөмкин икәнен дә аңларга ярдәм итә.
Конкурста катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Камил Гилманов һәм ветераннар Советы рәисе Евгений Копонев та үз чыгышларында моны билгеләп үттеләр.
-Сонгы елларда безнең пенсионерларыбыз актив тормыш позициясе алып торалар-үзешчән сәнгатьтә катнашалар, спорт белән шөгыльләнәләр,-дип ассызыклады Камил Камал улы. Ул бу планда Евгений Петрович Копоневның керткән өлешен дә билгеләп үтте. Нигездә пенсионерлар өчен күп кенә чаралар аның инициативасы белән оештырыла. «Балкыш»ның 2012 елда үткән беренче бәйгесе ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр арасында яңа-«йолдыз»лар ачылды. Безнең районда нихәтле биючеләр, җырчылар, вокал группалар һәм ансамбльләр бар икән бит!
Быел да сәхнәдә шуларның иң-иңнәре чыгыш ясады. Быелгы бәйгедә чыгыш ясаган иң өлкән җырчыбыз Зинаида Емельяновага 78 яшь. Иске Ильдеряк авылында аны тәҗрибәле медицина хезмәткәре буларак хөрмәт итәләр. Ул 33 ел буена авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып яши. Яшь чагында аның өч ел клуб мөдире булып эшләгәнен, әлбәттә, бик күпләр белмидер дә. Ә җырга мәхәббәте гомер буена озатып бара аны. Зинаида апа башкаруындагы «Погас закат за Иртышом» җыры «Балкыш»-2013 бәйгесенең яңа сезонын ачып җибәрде. Сәхнәгә бер-берсен алмаштыра-алмаштыра рус, татар, чуаш җырларын башкарып, районда инде билгеле булган җырчылар-Иске Мокшинодан Валентина Наумова, Копоневлар дуэты, Татар Сөнчәлесе авылыннан «Ялкын» вокал группасы, Рус Кармәтеннән Земфира Мостафина, Аксубайдан «На завалинке» ансамбле, Яңа Аксубай мәдәният йортының «Надежда» коллективы, Иске Тимошкинодан-«Уяв» ансамбле чыгыш ясады. Шулай ук иҗади планда әле яшь булган, күптән түгел генә барлыкка килгән Черемушки авылы исеме белән аталган «Черемушка» группасы, Түбән Савруштан «Ромашка» коллективы, Алексеевкадан вокалчылар Иван Уламасов һәм Николай Чернов, Мюд поселогынннан Галина Макаренкова, Сосновка авылыннан Галина Красильникова һәм Роза Куклина, Иске Савруштан Михаил Водышев чыгышы да зур тәэсирләр калдырды.
Бәйгене алып баручы-Мәдәният йорты директоры Наталия Егорова конкурста катнашучыларны тәкъдим иткәндә, аларның элек кайда эшләүләре турында әйтергә дә онытмады. Чыгыш ясаучыларның барысы да үз вакытында район иминлеге өчен җитештерү, медицина, мәгариф, авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куйганнар. Бүген алар әлеге бәйге ярдәмендә үзләрен башка юнәлештә-иҗатта күрсәтү мөмкинлегеннән файдаланалар.
Һәрбер чыгышны тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Чуашча «Аулак өй»не сәхнәләштереп күрсәткән «Надежда» коллективы (Яңа Аксубай) һәм печән чабу күренешенең бөтен матурлыгын ачып салган «Уяв» коллективы (Иске Тимошкино) чыгышлары тамашачыны таң калдырды.
Жюри рәисе Евгений Копонев бәйгегә йомгак ясап, катнашучыларның һәркайсына мактау сүзләрен җиткерсә, шул ук вакытта бер генә катнашучы да булмаган авыл җирлекләрен тәнкыйть утына тотты.
-«Балкыш» ның беренче бәйгесе Аксубай районының җырчыларга да бай икәнен күрсәткән иде инде. Бу исәптә без күрше районнардан күпкә алда торабыз. Гасырлардан килгән гореф-гадәтләребезне онытмыйча саклап килеп, хәзергесе көндә дә тамашачыга җиткерүегез өчен зур рәхмәт сезгә,-дип бәйгедә катнашучыларга җылы сүзләрен җиткерде ул. Сәхнәдә төрле уен коралларына кушылып «тере» тавыш белән җырлау фонограммадан күпкә аерыла шул.
Жюри һәрбер катнашучыны, һәрбер иҗат коллективын Дипломнар белән бүләкләде. Бәйгенең махсус призына Сөнчәледән ялгыз башкаручы Лидия Нураева, Беловка авылыннан «Деревенька» вокал группасы һәм Татар Сөнчәлесенең «Ялкын» вокал группасы лаек булды. Алар Алексеевск район үзәгендә үтәчәк бәйгенең зона этабында безнең районны тәкъдим итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев