Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Авылның йөз еллыгын билгеләп үттеләр

Шимбә көнне Яңа Кыязлы авылының бер гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр. Авылда өч дистәдән кимрәк йорт һәм биредә яшәүче кешеләр санының йөзгә дә тулмавына карамастан, йөз еллык юбилейга илнең төрле төбәкләреннән якташлар җыелды. Авыл кешеләрен котларга район башлыгы Камил Гилманов һәм күп санлы кунаклар килде. - Сезнең авылның тарихы бик кызыклы,...

Шимбә көнне Яңа Кыязлы авылының бер гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр.

Авылда өч дистәдән кимрәк йорт һәм биредә яшәүче кешеләр санының йөзгә дә тулмавына карамастан, йөз еллык юбилейга илнең төрле төбәкләреннән якташлар җыелды.
Авыл кешеләрен котларга район башлыгы Камил Гилманов һәм күп санлы кунаклар килде.
- Сезнең авылның тарихы бик кызыклы, ул халыкның хезмәт сөючәнлеге һәм бердәмлеге аркасында үсә һәм ныгый. Авылны саклап калган өчен рәхмәт. Кечкенә авылларга Президент ярдәме салаларга икенче тормыш бирде. Аның бәрабәренә сезнең авыл да читтә калмаячак - киләсе елда монда юл булачак, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
Яңа Кыязлы авылы һәрвакыт көчле механизаторлары (Вахитов исемендәге колхоз) белән дан тотты, биредә үзләренең кече ватаннары өчен җан аткан кешеләр яши, дип ассызыклады ул.
Районның социаль-икътисади үсешенә һәм аны төзекләндерүгә үз өлешләрен керткән авыл кешеләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Алар Юлия Исаева, Петр Чухаев, Геннадий Чухаев, ирле-хатынлы Вера һәм Сергей Захаровлар. Котлау сүзләре шулай ук дин әһеле Александр Пасийчуктан да яңгырады.
- Авыл - руханидан башка, шәһәр изгедән башка яшәми. Авыл чәчәк атсын өчен Ходайга якын булып яшәргә кирәк, - дип искәртте ул юбилярларны.
Юбилей көнендә сәхнәдән йөзләрчә кешене - өлкән яшьтәгеләрне, яшь буынны, гаилә парларын, якташларны, төрле һөнәр ияләрен хөрмәтләделәр. Һәркайсына истәлекле бүләкләр бирелде. Алар исәбенә авылның иң өлкән кешесе - 84 яшьлек Варвара Романовна Колесникова да, иң бәләкәче - бер яшьлек Злата Исаева да керде. Авылда балалар туа икән, димәк ул яши.
Яңакыязлылыларны котларга күрше авыллардан үзешчән артистлар, ансамбльләр һәм фольклор коллективлар да килгән иде. Алар бәйрәм мохите тудырдылар. Бәйрәм мул табын артында, үткәннәрне хәтердә яңартып һәм киләчәк турындагы уйлар белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев